Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ryanair-ның ашыгыч рәвештә Минскига төшеп утыруын диспетчер КГБ эше дип атады


Протасевич утырган очкычны җиргә төшергәндә Беларусның КГБ хезмәткәре һава диспетчерлыгы хезмәтен күзәтү астына алган булган диелә.

Беларусның оппозиционер блогеры Роман Протасевич һәм аның дусты, русияле София Сапега утырган очкычны ашыгыч рәвештә Минскига төшереп утырткан һава диспетчеры Олег Галегов Польша хакимиятләренә күрсәтмәләр биргән. Бу хакта The New York Times хәбәр итә.

Басманың Европаның махсус хезмәтләрендәге чыганаклары мәгълүматына күрә, Галегов әле җәй көне үк канунсыз рәвештә Беларус-Польша чиген үтеп чыккан булган.

Варшавада ул АКШ илчелеге белән элемтәгә чыккан, әмма аны Польша хакимиятләренә җибәргәннәр. Һава диспетчеры аларга Беларусның дәүләт иминлеге комитеты операциясе нәтиҗәсендә Протасевич утырган очкычны Минскига төшәргә мәҗбүр итүләрен сөйләгән.

Аның сүзләренчә, КГБ хезмәткәре һава диспетчерлыгы хезмәтен күзәтүгә алган булган.

Польшаның дәүләт иминлеге департаменты җитәкчесе Станислав Жарынь Польша тикшерүчеләре "Минскидагы диспетчерлык вышкасындагы гамәлләрнең турыдан-туры шаһитеннән хисап ала алды", диде. Әлеге күрсәтмәләргә күрә, анда Беларусның КГБ офицеры булган, "хәлиткеч мизгелдә ул һава диспетчерлыгы хезмәтен күзәтүгә алган". Протасевич утырган очкычны чолгап алу дәвамында бу офицер "кем беләндер туктаусыз элемтәдә торды, кемгәдер очкыч белән хәзерге вакытта ниләр булуы турында җиткереп барды", дип белдергән Жарынь.

The New York Times мәгълүматына күрә, диспетчер Польшадан киткән, аның хәзерге вакытта кайда булуы әйтелми.

23 майда Ирландиянең Афинадан Вильнюска очкан Ryanair ширкәте очкычы, шартлаткыч куелуы турындагы мәгълүмат аркасында, мәҗбүри рәвештә Минскига төшереп утыртылган иде, соңрак шартлаткыч куелуның ялган мәгълүмат булуы ачыкланды.

Ryanair ширкәте башлыгы Майкл О'Лири сүзләренчә, пилотларга Литваның һава киңлегенә кергән очракта очкычтагы бомбаның шартлау куркынычы булуы турында хәбәр иткәннәр. Шул ук вакытта, Беларусның һава диспетчерлары ялган юллар белән очкычка Балтиянең башка илләренә яки Польшага төшеп утырырга рөхсәт бирмәгән. "Боинг - 737" очкычы Ирландиянең Ryanair һава ширкәтенең Польша филиалында кулланылышта булган.

Соңрак очкычны Nexta Telegram-каналын оештыручы, Беларуста каршылык чаралары оештыруда һәм аларны яктыртуда гаепләнүче Роман Протасевичны һәм аның дустын, Русия ватандашы София Сапеганы тоткарлау өчен Беларус хакимиятләре боерыгы белән төшереп утыртылды дип фаразланды.

Аларга каршы Минскида киңкүләм чуалышлар оештыру һәм хакимият вәкилләренә социаль дошманлык уяту турында җинаять эшләре ачылды.

Беларус телевидениесеннән берничә мәртәбә Протасевичның оппозицияне тәнкыйтьләгән чыгышларын күрсәткәннән соң, июньдә аны һәм Сапеганы тикшерү изоляторыннан йорт сагына күчерделәр.

Шушы көннәрдә русияле Сапегага "дошманлык уяту" маддәсе нигезендә ахыргы гаепләү белдерелде, аңа алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Ryanair очкычын эләктереп алып, көч кулланып Минскида утырту, Роман Протасевичны кулга алу вакыйгасы Көнбатыш илләренең көчле ачуын чыгарды. Килеп чыккан хәлне очкычны куып алып китү һәм кеше урлау дип атадылар. Минскига каршы яңа санкцияләр кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG