Күптән түгел Казанда "Мәгариф-Вакыт" нәшриятында "Яңгыра, керәшен җыруы" китабы дөнья күрде. Әлеге ноталы китапның авторы – фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты Геннадий Макаров. Җыентыкта Татарстан, Самар, Оренбур, Чиләбе өлкәләре һәм Башкортстандагы керәшен татарлары җыр сәнгатенә хас халык җырлары тупланган. Китап 300 данәдә чыккан.
Яңа китапның керәшен орфографиясендәге версиясе интернетта да урнаштырылган. Бу кайбер телеграм-каналларында шау-шу уятты. Керәшен телен татар теленнән аерып карауга ишарә, моны галим кешедән күрү сәер дигән сүзләр яңгырады.
Азатлык әлеге китап, керәшен татарларының үзбилгеләнүе, тел язмышы турында Геннадий Макаров белән сөйләште.
— Геннадий әфәнде, бу китапта яңа җырлар бармы, яки бу электән тупланган материалны яңартып чыгарумы? Җырлар кайда һәм нинди шартларда табылды?
— Монда күпчелеге электән җыелган, әмма яңалары да, халык көйләре дә бар. Соңгы вакытта үзем яңарак язган көйләр дә бар, чөнки сәнгать яңарып торырга тиеш. Яков Емельянов сүзләренә язылган көйләр дә кертелде. Халык кызыксына, кирәксенә, димәк кызыксынган көйләрне язучы кешеләр дә табыла. Бу бераз популяр җыентык булды инде, кемнәрдән, нинди кешеләрдән язып алганны кертмәдем, шулай да җыр табылган төбәкләр билгеләнде. Әйтик Әлмәт районы, Зәй районы, Самар өлкәсенең Назаровка авылыннан дип. Яисә Башкортстанның Илеш, Бакалы районы дип.
Барлыгы 81 көй керде, алар арасында, әйтүемчә, төрле төбәктән язып алынган көйләр булды, керәшеннәр яшәгән бөтен районнардан да үрнәкләр булды дияргә мөмкин. Һәрберсеннән кертергә тырыштым. Чиләбе дә бар. Ногайбәкләр бит алар үзләре дә өч төркемдә. Берсе Чибәркүл районы тирәсендә тупланып яши, берсе Магнитогорскидан ерак түгел, ногайбәк районы, өченче төркем - Оренбур шәһәре тирәсендәге ногайбәкләр, алар үзләрен нугайбәк диләр. Тик алар хәзерге заманда исламга күчеп беткән, алар хәзер безнең бабайлар ногайбәк булган дип кенә әйтәләр. Шулай да, аларның көйләрен дә язып калдырырга туры килде, Аллага шөкер.
— Сез галим буларак кайда гына йөрмәдегез, һәрберсен язып, аудиога яздырып, аны эшкәртеп, халыка җиткереп, үзегез уйнап зур хезмәт башкардыгыз. Бөтенесе тупланган кебек.
-— Быел гына студентлар белән йөреп кайттык. Әлмәт районында булдык. Моннан 30-40 ел элек йөргән авылларда булырга туры килде. Гаҗәп, әмма анда да гел көтелмәгән яңа көйләр табылды, чөнки бер баруда бөтен кешедән җырларны язып бетереп булмый. Әйтик, 90 яшьлек әбиләр бар, барысын хәтерлиләр, алар җырлады, исем китеп тыңлап утырдым. Димәк, ул бер кеше генә җыеп бетерә торган байлык түгел. Шуңа күрә, безнең әле язылмаган, бәлки, мәңгелеккә юкка чыккан көйләребез бик күп. Бер проблем бар - фән кешеләре аз, телне белүчеләр бетеп бара. Менә алар җырларны ничек җыяр. Казан консерваториясенә килгән студентлар татарча белсә дә, бик чамалы белә. Материалларның күпчелеге төрле диалектларда, аларны белми торып, эшкә чумып булмый. Этник музыканы, көйләрне, җырларны өйрәнү өчен музыка белгече генә түгел, әле тел белгече дә булырга кирәк.
Керәшеннәрдә күпчелек көйләр әби-бабайлардан, халыкта ничек башкарылган, шулай итеп язып алынган
Язып өлгермәгән көйләр, нинди дә булса мәгълүмат алар керәшендә түгел, бигрәк тә татарда күп югалган. Мәрхүмнәр Александр Ключарев , Мансур Мозаффаров җыентыкларын карасаң, анда да кайда, кемнән язып алынганлыгы турында мәгълүмат бар. Күпчелеге сәхнәдә чыгыш ясаучы җырчылардан, артистлардан язылып алынган. Ә халыктан язып алынган көйләр юк. Ключарев та, Мозаффаров та халык көйләрен җыям дип түгел, ә композитор буларак ул көйләрне язып алган. Алар сәхнә өчен, фән өчен түгел. Профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов җыентыклары бар. Ул нәкъ халыктан, халыкчан көйләр язып алу эшен башкара. Шулай да, анда да күп кенә көйләр шул сәхнәдә җырланган көйләрнең вариантлары. Ә керәшеннәрдә вазгыять бөтенләй башка. Абсолют күпчелек көйләр артистлардан язып алынган түгел. Әбиләрдән, бабайлардан, олырак яшьтәге кешеләрдән, халыкта ничек башкарылган, шулай итеп язып алынган. Шуңа күрә, бер үк көйнең бик күп вариантлары булырга мөмкин. Көе буенча, башкару манерасы буенча алар табигый рәвештә җырланганча язылып алынган көйләр.
— Иң борынгы керәшен җыры нинди җыр дип саныйсыз?
— Йола белән бәйле җырлар. Туй, үлем, бала туу, ниндидер хезмәт алдыннан җырланган җырлар искеләр. Адәм баласының туганлык хисләре бик көчле, чөнки кеше элек берүзе генә яши алмаган, барыбер бер-берсенә булышып, туганнар белән аралашып яшәгән. Туганнар күрешкәндә хисләрен җыр аша белдергәннәр. Менә бу шундый көйләрдә борынгылык нык сизелә. Аны рәт, җыен көйләре диләр. Борынгы көйләр – алар иң оригиналь. Аларның метроритмнары башка, алар хәзерге көйләргә, җырларга охшамаган. Анда борынгылык, ниндидер йола, ритуал чалымнары бар. Андый көйләрне тыңыйсы да, җырлыйсы да килеп тора. Тик хәзерге җырчылар аларны җырлый алмый. Чөнки ул көйләрне яшьтән үк тыңлап, ана сөте белән керсә генә була. Шуңа күрә бүгенге көндә без борынгы беренчел форматта башкаручыларны әзерләргә, аларның кадерен белүчеләрне тәрбияләргә тиеш.
Һәрбер авылның берничә борынгы көе булган, алар борынгыдан килгән шул көйләрне җырлаган, көйләгән. Лирик төсмерләр кергән борынгы җырлар бар, әмма алар күп түгел. Такмаклы көйләрне атап була. Керәшен көйләре алар көньяк удмурт, көньяк чуаш көйләре белән шактый якын. Кайбыч, Чистай, Норлат төбәкләрендәге чуашлар белән укмашып яшәгәнгә күрә шундый күренеш. Ул вакытта тел дә алмашынган, керешәннәр татар теленә күчсә, керәшен булган. Ниндидер шундый симбиоз барлыкка килгән. Бүген кайбер кеше әйтә: керәшен ул бит инде шул ук татар, ди. Ә безнеңчә, ул керәшен бабасының бабасы удмурт яки чуаш булган. Фин-угыр компоненты булганны барыбер кеше белә, белмәсә дә, ул аны барыбер эчтән тоеп сизә. Шулай ук, мукшы компоненты да бик көчле, аны әйтеп тә торасы юк. Берәр керәшен авылына килеп керәсең дә, аларның йөзләреннән күренә инде ул. Менә шундый кызыклы әйберләр бар. Ә кайбер авылларда, андый берничә авыл бар, аларның бабалары калмык булган. Мәсәлән, Зәй районында Туңылҗа дигән авыл бар, анда килеп кергәч, ДНК сорап тикшереп торасы юк, аның инде йөзенә язылган, бабайлары чынлап та калмык булганы күренеп тора.
Казан татарлары дигән төшенчә ул яңа заманда барлыкка килгән төшенчә
Шул ук вакытта мишәрләр белән дә уртаклык элементлары шактый күп. Ә менә Казан татарлары дигән төшенчә ул яңа заманда барлыкка килгән төшенчә. Татар халкы үзенең борынгы этник катламын саклый алмаган. Ул лирик төсмер кергән сәхнә көйләре – "Әллүки" дә, "Тәфтиләү" дә – алар барысы Тукай заманында барлыкка килгән көйләр генә. Уртаклык бар бераз авыл көйләре белән. Чөнки авыл көйләре дә бик борынгы, алар шулай ук туган-тумача җыелган урында җырланган, элек барыбер бер-берсенә атап кушып җырлау булган.
— Ә "Ай, былбылым" җыры? Ул борынгы бит?
— Ул шул Тукай дәверләрендә кергән көй булырга тиеш, чөнки аның стиле шул ук Донбасс, кырымтатар көйләренә тартым, ул 19нчы гасырның икенче яртысында керә башлаган көй дип уйлыйм. "Ай, былбылым" ул хәзерге заман лирик халык көе. "Каз канаты" да шул ук, аны җырлый башласаң, Украин көйләре искә төшә башлый. "Реве та стогне Дніпр широкий" дигән көйдән алымнары бар. Иң борынгы татар көйләре, әйтүемчә - авыл көйләре.
— Ә ни өчен сакланмаган татарда? Сәбәпләре ни?
— Керәшеннәр йомылып яшәгән, татар белән бик аралашмаган – дине башка. Урыс белән аралашмаган – теле башка. Консервациядә булганнар, аларга да әллә ни кагылмаганнар. Татарның тормышы күпкә авыррак булган, аларны һаман да кысрыклаганнар. Аннары татар белән башкорт кушылышы бик көчле. Уртак бер музыкаль сәнгать барлыкка килгән. Менә мин Казан тирәсендә бер 150 чакрым, яисә 200 чакрым радиуста йөреп чыктым, беркайда "Кара урман" көен таба алмадым. Ә Оренбурдан авылларга киткән идем, авыл саен "Кара урман"ны төрле көй, төрле сүз вариантлары белән җырлыйлар. Берсе кычкырып җырлый, даладагы кебек итеп, берсе ипләп кенә җырлый. Нәкъ менә татар белән башкорт кушылышкан төбәкләр. Ә Татарстанда ул юк. Аннары инде "Кара урман" ул бик борынгы булса, чынлап та керәшеннәр җырлар иде. "Әллүки" – Тукай сүзләренә, "Тәфтиләү" – Тукай сүзләренә, "Зиләйлүк" – Тукай сүзләренә язылган, анда менә шул классик көйләрнең кайсысын алма, алар барысы шул Тукай заманында популяр көйләр. Ә аңа кадәрге көйләр нинди булган – алар керәшенгә якын булганмы, әллә башка бер стильдә булганмы, аны әле тикшерергә кирәк, аны кем тикшерер, белмим. Хәзер тел белүче яшьләр дә күп түгел, икенчедән кирәкле материаллар да инде юкка чыгып бара.
— Ә нинди ул кирәкле материаллар?
2002 елда керәшеннәрдә көчле иҗтимагый хәрәкәт барлыкка килде
— Менә шул ук авыллардан җыйган көйләр. Мәхмүт Нигъмәтҗанов шактый йөрде. Тик ул бер кеше. Аннары ул күбрәк Пенза, Сарытау, Самар, Нижгар, Себер якларына күп йөрде, ә менә конкрет татар авылларында йөргән материаллары аның бик әз. Бүгенге көндә ТӘСИдә (Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) моның белән шөгыльләнүче кеше юк. Кызганыч, институтта моңа игътибар элек-электән җитеп бетмәде. Анда суффикс абыйлар хуҗа, дип шаярып әйтелгән сүз дә бар. Бу шаяруда бәлки чынбарлык та чагыла торгандыр инде.
— Эшегезне анда дәвам итмәвегезнең сәбәбе шулмы?
— Фән ул ни өчен кирәк? Тормыш өчен. Әйтик кеше ниндидер бер станокны уйлап тапса, ул станокны эшләтергә кирәк. Фән дә шулай. Әгәр берәр җырны язып алсаң, аны яшәтергә, халыкка чыгарырга кирәк. 2002 елны керәшеннәрдә көчле иҗтимагый хәрәкәт барлыкка килде. Ул хәрәкәт беренче чиратта үз сыйфатларын саклап калырга тырышу иде. Кемдер аны сепаратистик дип бәяләде. Ул сепаратизм түгел, ә үзеңне саклап калу. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев керәшеннәрнең зарын аңлады. "Бәрмәнчек" җыр-бию ансамбле барлыкка килде. Казан сәнгать һәм мәдәният институтында керәшен студентларыннан бер төркем булдырылды, балаларга белем бирелде. "Бәрмәнчек"кә эшкә чакырдылар, ТӘСИдән киттем. Тел, әдәбият, сәнгать институтына бик рәхмәтлемен, чөнки анда тупланган белем, фән, фольклор материаллары алар барысы да шул "Бәрмәнчек " ансамблен эшләтеп җибәрергә бик кирәкле булды. "Бәрмәнчек бакчасы" дигән балалар фестивале барлыкка килде. "Тууым җондызы" фестивале уңышлы эшли, Казанда керәшен үзәге булдырылды.
— Сезнең китапка кайтыйк, Сез аны татар теле орфографиясендә чыкты, ә менә электрон форматта керәшен телендә булдырылды дигәнгә басым ясыйсыз. Керәшен орфографиясендә басылганын татар кешесе дә укый ала, ягъни анда кайбер сүзләр генә алмашына.
— Җәмгыятьтә керәшен теленә ихтыяҗ булгач, аны канәгатьләндерергә кирәк. Чөнки канәгать булмаган кеше дәүләттән гаеп эзли, керәшенчә язарга мөмкинлек булганда, яздым. Аны ничә кеше кулланыр – белмим. Кемдер бәлки гарәпчә яки латинда телидер, чыгарырга кирәк. Бүгенге көндә тел белән кызыксынган кешеләргә ачык йөз белән борылырга кирәк. Алар аз, әмма алар телне яшәтүчеләр.
— Моңа кадәр керәшен татарлары иде, "татар" сүзе төшеп калды. Тел мәсьәләсенә килгәндә, керәшен теле һәм татар теле бар дигәне аңлашыла. Бу аеруның мәгънәсе нидә?
Керәшен мәдәниятенең романтикасын тойган кешеләрне тыерга кирәк түгел
— Бу - үзбилгеләнү. Мәсәлән, Босния белән Сербия бар, бер телдә сөйләшәләр, әмма боснякларга, син – серб, дисәң – үпкәли. Дөрес, бу кискен чагыштыру. Бездә нинди исем яки атама куллансаң да, әллә ни аерма юк. Тели икән, мин – керәшен ди, тели икән, мин – керәшен татары яки татар, ди. Миңа калса, керәшен мәдәниятенең романтикасын тойган кешеләрне тыерга кирәк түгел. Ул традицияләрне саклау өчен тагын бер механизм. Бернинди дә зыян күрмим. Керәшен телендә кеше тырышып-тырышып керәшен шагыйрьләренең әсәрләрен укый икән, шәп бит. Монда күбрәк психологик момент бар дип уйлыйм. Үзебезнеке дигән.
— Әмма күреп торабыз: шәһәр, авылларда тел мәсьәләсе кискен тора, татар теленә бетү яный. Ә керәшен телен дә аерасыз икән, аңа тагын да куркынычрак булмыймы? Татар теленә сыену күпкә отышлырак түгелме бу очракта.
— Сез өстән карыйсыз, ә халык аңа астан карый. Ул андый югарылыкта күрми аны. Тел бетү барыбыз өчен дә проблем булып тора.
— Тел саклансын өчен аның тормышта кулланылуы киәк. Сөйләшү, китаплар, мультфильмнар, кинолар булуы кирәк, фәннең татарча булуы кирәк, сәүдә, бизнеста татарча аңлашу мөһим. Амбицияләр зур, әмма чынбарлыкта хәтта татар телен мәктәптә укыту да сыйфатсыз. Урыс булмаган халыкларга урыс теле ассимиляциясе яный. Ягъни, бер көчлерәк тел янында тупланса, шул телдә продукцияләр чыгарылса, хәерлерәк түгелме?
— Бүгенге көндә керәшен телендә продукция чыгару турында әле сүз дә булырга мөмкин түгел. Әмма ләкин теләгән кешегә юл ачык булырга тиеш. Менә без сөйлибез, әйтәбез – керәшен шагыйрьләре булган дип, ул берәү икәү генә түгел, алар дистәләгән. Аларның әсәрләре, шигырьләре бар, ләкин китап итеп чыгаручы кеше юк. Дәүләт тә, үзегез чыгарыгыз, дип кенә әйтә. Шуңа күрә, бүгенге көндә бу керәшен теле дигән омтылышлар аны мәдәни мирас итеп кенә карау кирәк. Аны актив куллану мөмкин түгел.
Шигырьләр җыентыклары, шул ук төрле драма пьесалары кирәк. Сүзлекләр булган керәшенчә. Әгәр дә кеше тели икән, рәхәтләнеп куллансын, анда әллә ни аерма юк, тик романтик хисле кешеләр моны рәхәтләнеп куллана алса, бу барыбер безгә файдага.
Мәктәпләрдә керәшен балалары туган тел итеп татарчаны сайлый. Әмма керәшен авылларында мәктәпләрдә керәшенчә театр уйнау, җырлар өйрәнү факультативлары булса, шәп булыр иде.
— 2010 елдагы җанисәптә Татарстанда да, Башкортстанда да, гомумән, Русиядә үзләрен керәшен дип яздыручылар саны арткан. Әле узган елгы кампания нәтиҗәсе юк. Сезнең нинди фаразлар: артканмы, кимегәнме?
Кеше үзен ничек итеп хис итсә, шулай язылсын. Аннан бернинди зыян да файда да булмаячак
— Артса да бераз арткандыр дип уйлыйм. Кеше үзен ничек итеп хис итсә, шулай язылсын. Аннан бернинди зыян да файда да булмаячак. Тели икән керәшен дип язылырга – рәхим итегез. Беркемгә дә аннан начарлык та, яхшылык та булмый. Әлбәттә, өстә сәясәт белән шөгыльләнүчеләр аны үз файдасына куллана, керәшеннәрне еш кына капма-каршы кую бар иде. Җанисәпкә мин гомумән бернинди нәтиҗә ясамыйм, битараф, чөнки бу чынбарлыкны беркайчан да күрсәтми. Җанисәп кампаниясе үтте, бер җәнҗал да булмады диярлек. Элек күбрәк иде. Чөнки аңа ирек бирмәделәр һәм ихтыяҗны да канәгатьләндерделәр. Ә кем кайсы телне ничек дип атый – ул икенчел, өченчел, дүртенчел мәсьәлә.
— Ә сезнең гаиләдә милләт, тел мәсьәләсе ничек куелган? Керәшенме, татармы, керәшен татарымы? Балаларга керәшен телен өйрәтү мөмкинлеге бармы?
— Әгәр балалар гаиләдә телне ишетсә, тыңласа, аралашса, ул үзеннән үзе барлыкка килә, кызыксыну уяна. Безнең гаиләдә дә нәкъ шулай. Балалар белән бу проблемны кискен куеп сөйләшү гомумән беркайчан булмады. Алар менә дигән беләләр, хөрмәт итәләр ике якны да.
Милләт дигән сүз - сәяси төшенчә, андый нечкәлекләргә кереп киткәнебез юк. Балалар белән (өч бала үстердек), рәхәтләнеп туган телдә сөйләштек, өйдә татарча сөйләшәбез, аның кайсы җире татарча, кайсы җире керәшенчәдер инде, анысын әйтәлмим, минем хатыным Башкортстаннан – Яңавыл районыннан татар. Аларның бөтен туганнары балалары белән урысча сөйләшәләр, ә без үзебезчә, матур итеп сөйләшәбез. Шуңа күрә, ул табигый әйбер дип уйлыйм: әгәр дә гаиләдә сөйләшсәң, балалар да сөйләшә, хөрмәт итә телне, сәнгатьне, мәдәниятне.
— Башкортстанда буласыз, Чиләбе, Оренбур... Мирасны саклауда кайсы якта керәшеннәргә иң яхшы мөнәсәбәт: Татарстанмы, Башкортстанмы, Чиләбеме?
— Аларны бер тактага куеп үлчәү мөмкин түгел. Шулай да, Татарстанда иң уңае, чөнки монда алар күпләп яши, шуңа күбрәк аралашалар, бүгенге көндә җитәкчеләрнең керәшеннәргә игътибары күзгә күренеп артты. Ул җыр-бию ансамбле булу. Емельянов милли мәдәни үзәге ачылды. Миңа калса, Татарстанда барлык шартлар тудырылган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!