Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматларына караганда, Украинада барган сугыш Русия халкын берләштергән. Сораштыруда катнашкан 61 процент халык шулай дип җавап биргән. Бары тик 20 процент кына моңа капма-каршы фикер белдергән.
Шулай ук 61 процент халык Русия җәмгыяте көнбатышныкыннан гаделрәк дип белдергән, 17 процент моның белән килешмәгән.
69 процент халык Көнбатыш илләрен Русиягә карата дустанә булмаган сәясәт алып бара дип исәпли. Сораштыруда катнашучыларның 42 проценты Көнбатыш илләре рухи кыйммәтләргә куркыныч тудыра дип исәпли, 40 проценты хәрби яктан куркыныч булуын әйткән, нибары 25 процент халык кына икътисади яктан куркыныч тоюы турында белдергән. Болар турында Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең Сәяси анализ бүлеге җитәкчесе Михаил Мамонов "Русия халкының берләшү феномены" дигән түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!