Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Автотор" заводы, "авыр икътисади вазгыятьтә" эшчеләренә бакчачылык өчен җир кишәрлекләре биргән


"Автотор" заводында Kia Cerato машинасын җитештерүчеләр
"Автотор" заводында Kia Cerato машинасын җитештерүчеләр

"Кишәрлекләр җәйге чәчү эшләренә тулысынча әзер – җир сөрелгән һәм тырмаланган. Завод эшчеләренең бакчаларындагы уңышын тәэмин итү өчен, Автоторда илдә җитештерелгән югары сыйфатлы бәрәңге орлыгын сату да оештырылды" диелә ширкәт белдерүендә

Калининградның BMW, Kia һәм Hyundai машиналарын җыю белән шөгыльләнә торган "Автотор" заводы, "авыр икътисади вазгыять" аркасында, үз хезмәткәрләренә бакча өчен җир кишәрлекләре бүлеп биргән.

"Оешма эшчеләренә өстәмә социаль ярдәм бирү максатында, Автотор акционерлары һәм җитәкчелеге, барлык теләк белдерүчеләргә бакча ясау өчен бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирергә булды", диелгән оешма хәбәрендә.

1000 дүрткел метрлы кишәрлекләр Люблино һәм Холмогоровка бистәләрендә урнашкан. Моның өчен ширкәт үз исемендәге 300 һектар җирне бүлеп биргән.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, хезмәткәрләргә 168 кишәрлек тапшырылган да инде. "Кишәрлекләр сезонлы чәчү эшләренә тулысынча әзер – җир сөрелгән һәм тырмаланган. Завод эшчеләренең бакчаларында үсәчәк уңышны тәэмин итү өчен, Автоторда илдә җитештерелгән югары сыйфатлы бәрәңге орлыгын сату оештырылды", диелә.

28 апрельдә "Автотор" ширкәтенең үз эшчеләрен, 1 майдан 22 майга кадәр, түләнә торган корпоратив ялга җибәрәчәге билгеле булды.

19 апрельдә "Автотор"га нигез салучы Владимир Щербаков Forbеs белән әңгәмәсендә, Русиягә кертелгән чикләүләр аркасында машина җитештерү күләменең өч тапкырга кимүен сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, оешмада булган компонентлар бер айга гына җитәчәк.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугыш башланганнан соң бәяләр нык күтәрелде.

Бу вазгыятьтә Татарстанда 2022 елның беренче чирегендә дача сатып алырга теләүчеләр 33 процентка арткан, дип хәбәр ителде. Элек дача һәм шәһәр читендә йорт сатып алучыларны ничә сутый җире булуы кызыксындырмый иде, хәзер исә "Ә анда утыртырга буламы?" дигән сораулар да бирә башладылар, дип искәртә белгечләр.

Башкортстанда да" тауарларга бәяләр даими күтәрелеп тору сәбәпле" халыкның бакчачылык белән кызыксынуын хупларга тырышулары сизелә. Башта республика башлыгы Радий Хәбиров өлкән яшьтәгеләрдән аларның тауарларын сатып алырга, шул рәвешле пенсионерларга ярдәм итәргә чакырган иде.

Соңрак Башкортстанда урамда сату итүче бакчачыларга штраф салмаска тәкъдим иттеләр һәм 4 май көнне урамда сату икән өчен штрафларны гамәлдән чыгардылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG