Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дарья Дугина үлеменнән соң Казан полициясе бәйрәм чараларында машиналар санын киметүне сораган


Дарья Дугина
Дарья Дугина

20 августта Мәскәү янында фәлсәфәче Адександр Дугин кызының машинасы шартлады. Тикшерү комитетында фаҗигане яллап үтерү дип атадылар. Казан полициясе бу шәхси транспортның авыр җинаять кылу өчен кулланыла алуын күрсәтә дип кисәтә.

30 август көнне Казанда бәйрәм чараларын оештыручыларга шәхси һәм хезмәт транспортын азрак кулланырга киңәш иткәннәр.

Бу хакта Казан мэриясендәге иртәнге киңәшмәдә Казан полициясе җитәкчесе урынбасары Сергей Чанкин хәбәр итте дип яза "Бизнес Online".

"Мәскәүдә шимбә төнендә сәясәт белгече һәм журналист Дарья Дугина һәлак булды, бу шәхси транспортның авыр җинаять кылу өчен кулланыла алуын күрсәтә. Бу уңайдан, объектларда тантаналар узган көннәрдә бу чараларны оештыручы кешеләргә шәхси һәм хезмәт транспортын куллану санын киметергә киңәш итәм. Шулай итеп куркынычны киметә алабыз", дигән ул.

30 августта Казанда иҗтимагый тәртипне 1500 Росгвардия һәм полиция хезмәткәре саклаячак. Шәхси сак оешмаларын, ихтыярилардан төзелгән халык дружиналарын һәм муниципаль хезмәткәрләрне дә җәлеп итәчәкләр.

"Кәҗә бистәсе", "Кремль" һәм "Габдулла Тукай" метро станцияләрендә өстәмә постлар куярга ниятлиләр.

20 августта Мәскәү янында фәлсәфәче Александр Дугин кызының машинасы шартлады. Русия тикшерү комитеты җәмгыятькә куркыныч тудырырдай ысул белән үтерү маддәсе нигезендә эш ачты.

Тикшерү комитетында фаҗигане яллап үтерү дип атадылар. Украина президенты Михаил Подоляк Дарья Дугинаның үлеменә Украинаның катнашы юк дип белдерде.

Русия федераль иминлек хезмәте Дугинаны үтерү эше ачыкланды дип игълан итте.

  • Александр Дугин – "урыс дөньясы" идеологларының берсе, ул Русия гаскәрләрен Украинага кертү һәм аның бөтен җирләрен оккупацияләү яклы чыгыш ясады. Дугин фикерләре Кремль сәясәтенә йогынты ясый дип саныйлар.
  • Дарья Дугина да әтисенең фикерләрен уртаклаша һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә иде. Әтиле-кызлы Дугиннарны Британиянең чикләүләр исемлегенә керттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG