Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Дарья Дугинаны үтерүдә шикләнелгән тагын бер кешене атады


Дарья Дугина үтерелгән урын. Архив фотосы
Дарья Дугина үтерелгән урын. Архив фотосы

Махсус хезмәт фаразынча, һөҗүмне оештыруда Украина ватандашы Богдан Цыганенко катнашкан. Дарья Дугина, машинасы шартлап, 20 августта һәлак булган иде.

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) фәлсәфәче Александр Дугинның кызы – Дарьяны үтерүдә шикләнелгән тагын бер кешенең исемен атады. Махсус хезмәт фаразынча, һөҗүмне оештыруда Украина ватандашы Богдан Цыганенко катнашкан.

ФСБ матбугат хезмәте хәбәренчә, ул бу һөҗүмне эшләгән дип фаразланучы Наталья Вовк белән берлектә шартлаткыч җайланма ясаган, шулай ук Вовкка ялган документлар, ялган машина номеры биргән. Цыганенко Русиягә Эстония аша кергән, ә Дугинаны үтерергә бер көн кала илдән киткән диелә.

Федераль иминлек хезмәте күзәтү камераларыннан төшерелгән кадрларны чыгарды, анда Цыганенко сурәтләнә дип ышандыралар. Бер фрагментта ул илгә керә, икенчесендә Вовк белән бер машинада бара.

Вовк Дугинаны үтерер алдыннан күзәтеп йөргән, дип ышандыра ФСБ һәм моның күзәтү камераларына төшерелүен әйтә. ФСБ Цыганенко белән Вовкны "диверсион-террорчы төркем" дип атый. Киев исә һөҗүмгә катнашы булуын кире кага.

  • 20 августта Мәскәү янында фәлсәфәче Александр Дугин кызының машинасы шартлады. Тикшерү әйтүенчә, бомба машина йөртүче утырырга тиешле җирдә куелган. Әтисе дә кызы белән бер машинада барырга тиешле булган, әмма машинага утырмый калган дип фаразлана.
  • Александр Дугин – "урыс дөньясы" идеологларының берсе, ул Русия гаскәрләрен Украинага кертү һәм аның бөтен җирләрен оккупацияләүне яклап чыгыш ясады. Дугин фикерләре Кремль сәясәтенә йогынты ясый дип саныйлар. Дарья Дугина да әтисенең фикерләрен уртаклаша һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә иде. Әтиле-кызлы Дугиннарны Британиянең чикләүләр исемлегенә керттеләр.
  • Дугинаның үлеме белән бәйле, Татарстан полициясе 30 августта узасы бәйрәм чараларында шәхси һәм хезмәт транспортыннан азрак кулланырга киңәш итте. Әлеге һөҗүм " шәхси транспортның авыр җинаять кылу өчен кулланыла алуын күрсәтә", дип кисәтте Казан полициясе җитәкчесе урынбасары Сергей Чанкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG