Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә татарча фильм төшерүгә 4,7 миллион сум бүленә


Мөхәммәт Мәһдиев
Мөхәммәт Мәһдиев

Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" әсәренә нигезләнеп "Торналар инеше" фильмы төшерергә телиләр.

Татарстан мәдәният министрлыгы "Торналар инеше" исемле татарча тулы метражлы фильм төшерүгә 4,7 миллион сум бүлеп бирә. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан.

Әлеге фильм татар әдәбияты классигы Мөхәммәт Мәһдиевнең 1978 елда язылган "Торналар төшкән җирдә" әсәренә нигезләнеп төшерелә.

Фильм төшерүчеләр гаризаларын 19 декабрьгә кадәр җибәрә ала, алар арасыннан башкаручыны 21 декабрьдә сайлап алачаклар. Фильм өчен акчалар республика бюджетыннан бүленә диелә. Башка нечкәлекләр турында әйтелми.

Фильм татар телендә төшерелергә тиеш, урыс һәм инглиз телләрендә субтитрлар өстәлергә тиеш диелә.

  • 1990 елда "Кеше китә – җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен Мөхәммәт Мәһдиев Тукай бүләгенә лаек булды. 1993 елда исә республиканың ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев фәрманы белән "Татарстанның халык язучысы" мактаулы исеме бирелде.
  • 2019 елда Төркиядә "Төрек дөньясы" журналында филолог Роза Корбанның Мөхәммәт Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" повесте нигезендә Казан татарларының гореф-гадәтләре турында мәкаләсе чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG