Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Диверсияләр" өчен гомерлек төрмә: әлеге маддәгә кемнәр эләгергә мөмкин


ФСБ башлыгы Николай Патрушев һәм Русия президенты Владимир Путин
ФСБ башлыгы Николай Патрушев һәм Русия президенты Владимир Путин

Яңа канун өлгесе диверсантларны террорчыларга тиңли дип әйтергә була. Юрист Ева Левенберг документта формулировкалар конкрет түгел, шуңа күрә куәт оешмалары кулы кемгә җитә, шул хөкем ителергә мөмкин дип саный.

20 декабрь Русия думасында диверсияләр өчен җәзаларны кырыслату турында канун өлгесе икенче укылышта кабул ителде. Аны 380нән артык депутат әзерләгән. Алар диверсияләр өчен 15 ел иректән мәхрүм итүдән башлап гомерлек төрмәгә кадәр җәза кертүне тәкъдим итә. Моннан тыш, Җинаять кодексына яңа маддәләр өстәү сорала: җинаять дип диверсияләр генә түгел, диверсия ясарга өйрәнү һәм диверсион берләшмә төзү дә аталачак. Асылда депутатлар диверсант һәм аларга ярдәм итүчеләрне террорчыларга тиңли. Депутатлар шулай ук шикләнелүчеләрнең һәм гаепләнелүчеләрнең банк хисапларын туңдырырга таләп итә.

Ни өчен Русиядә бу кануннарны кырыслатмакчылар? Украинада сугыш башланганнан бирле Русиядә диверсияләр турында җинаять эшләре арттымы? Бу хакта "ОВД-инфо" хокук яклау проекты юристы Ева Левенберг сөйләде.

Дәүләткә Җинаять кодексында диверсияләр турында өч яңа маддә ни өчен кирәк булды, аңлата аласызмы?

— Чынлыкта диверсияләр турында маддә яңа әйбер түгел – ул бик борынгы, РСФСР Җинаять кодексыннан ук килгән маддә. Һәм ут төртүләр, шартлатулар һәм башка шундый җинаятьләр өчен җәза Русия Җинаять кодексының 281нче маддәсе нигезендә бирелә.

Алар хәзер экстремистлык һәм террорчылык берләшмәләр юлыннан бармакчы. Теоретик яктан караганда, бу маддә әлеге җинаятьләрне башкармаган, ләкин оештыручы, ярдәм итүче була алырдай кешеләргә каршы булачак.

Монда шик-шөбһәләр туа да инде, чөнки мондый конкрет булмаган формулировкалар чыннан да әлеге җинаятьләрне кылуга катнашы булган кешеләргә генә юнәлтеләчәк дип санамыйм.

Ә кемнәргә юнәлтелер дип уйлыйсыз?

— Канун өлгесендәге формулировкаларны төрлечә аңлап була. Шуңа күрә теләскә кем хокук саклау оешмалары вәкилләре күз уңына эләгергә мөмкин.

"Диверсион эшчәнлеккә ярдәм итү" җөмләсен генә алыйк. Вербовкадан тыш маддәдә "Затны җинаять кылуга башка төрле ысул белән җәлеп итү" дигән өлеше бар. "Башка төрле ысул" дигәнгә нинди мәгънә салына? Белмибез. Ләкин шигем бар, теләсә нинди ярдәм – таксида илтеп кую, ризык тапшыру, сөйләшү, күндерү – боларның барысы да "баша төрле ысул белән җәлеп итүгә" керергә мөмкин. Шундый ук проблем "ярдәм итү" дигән сүзтезмә белән. Бу да бик киң төшенчә.

Ләкин барысыннан ныграк миңа "Диверсион эшчәнлек башкару максатыннан уку, белем алу" дигән яңалык ошамый. Әгәр кеше нинди дә булса физиологик яки психологик әзерлек вакытында төрле белемнәр һәм күнекмәләр ала икән, корал тоту кагыйдәләрен өйрәнә икән, кызганычка, боларны диверсион эшчәнлеккә уку дип санарга мөмкиннәр. Хөкем карары бик кырыс – гомерлек төрмәгә кадәр.

Хәзер депутатлар диверсияләр турында 281нче маддәгә үзгәрешләр кертмәкче. Русия Җинаять кодексынlа террорчылык турында 205нче маддә бар. Аерма нидә? Ни өчен диверсияләр маддәcен кырыслаталар, террорчылык буенча да гомерлеккә утыртып була бит?

— Чөнки ике эшчәнлекнең максатлары төрле. Террорчылыкның максаты – ул халыкны куркыту, сәяси карарлар кабул итү үзәкләренә йогынты ясау. Диверсияләрнең максаты – икътисади тотрыклылыкка һәм саклану эшенә зыян китерү. Шуңа күрә алар диверсияләр маддәләрен дә киңәйтмәкчеләр.

Террорчылык маддәсе белән чагыштырганда монысында диверсияне аклау бүлеге генә юк, ләкин тиз араларда моңа да игътибар итәләр дип уйлыйм.

Русиянең күп шәһәрләрендә хәрби комиссариатларга ут төртелде, шартлаулар да булды. Русия Украинага сугыш башлаганнан бирле Русиядә диверсияләр турында яңа җинаять эшләре артты дип әйтергә буламы? Гомумән, бармы яңа эшләр?

— Безнең мондый эшләр турында ишеткән юк. Чынлыкта алар башка маддәләр куллана. Гәрчә хәрби комиссариатларга ут төртүчеләрне диверсия маддәсе нигезендә хөкем итү мөмкинлеге бар. Ләкин аны никтер кулланмыйлар. Вандализм, милеккә зыян салу, ләкин никтер диверсия түгел.

Ягъни хәзер милеккә зыян китерү кебек маддәләр нигезендә ачылган эшләр саны артамы?

— Әйе. Алар башка маддәләр куллана.

—​ Мондый яңа эшләр күпме? Дистәләгән, йөзләгән?

— Дистәлгән эшләр. Без хәрби комиссариатларга ут төртү статисткасын гына алып бармыйбыз, ләкин алар берничә дистәгә җыела.

—​ Военкоматларга ут төртү өчен нинди маддә нигезендә эш ачыла?

— Миңа эләккәннәрдән – вандализм, алдан уйлап милеккә зыян салу. Террорчылык маддәсе нигезендә эш ачылган дигән хәбәрләр бар, ләкин аны раслаучы мәгълүмат тапмадым.

—​ Канун кабул ителгәннән соң мондый эшләр артып китәр дип уйлыйсызмы?

— Ишелеп төшәрлек күп булыр дип уйламыйм. Бу, мәсәлән, фейклар турындагы 207.3 маддәсе кебек үк популяр булмас. Диверсияләр маддәсен баштарак сайлап кына кулланырлар. Бу канунны бигрәк тә оештыручылар өчен әзерлиләр кебек. Мәсәлән, кайбер телеграм каналларда мондый гамәлләр кылуга чакыру гына түгел, ничек яхшырак итеп башкару турында да языла. Ул каналларга йөзр мең кеше язылган. Шуңа күрә бу маддәне киңәйтмәкчеләр, мондый активлыкка киртә куймакчылар. Һәм беренче чиратта оештыручылар, куллары җитә алган кешеләргә кагылачак. Кызганычка, алар гаепсез, беригә катышы булгана кешеләргә дә җитәргә мөмкин, чөнки канунда конкретлаштыру юк.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга да ут төртү очраклары артуы күзәтелә.
  • Ноябрь башында Уфада Русия тимер юллары (РЖД) объектларында терактлар ясауда шикләнеп ике студентны тоткарланды. "Shot" Telegram-каналы язуынча, шикләнелүчеләр Русия сәясәте белән риза булмавын һәм үз гамәлләре белән халыкны куркытырга теләвен әйткән.
  • Октябрьдә Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11 сыйныф укучысы тоткарланган иде. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.
  • Октябрь башында исә Башкортстанның Салават шәһәрендә КПРФ фиркасе офисын яндырмакчы булдылар.
  • 24 сентябрь иртәсендә Башкортстанның Салават шәһәрендә "Бердәм Русия" фиркасе офисы янында машина тәгәрмәчләре яндырганнар. Бинага керә торган пластик ишек зарарланган, җәрәхәтләнүчеләр юк.

Язманың оригиналы: Настоящее время

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG