2022 ел күпләр өчен кайгылы ел булды. Русиянең Украинага каршы сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, миллионнарча кешенең тыныч тормышын тар-мар итте. Бу Украина, Русия, башка илләрдә яшәүче халыкларга зур сынау елы булды, ул күп югалту һәм күз яшьләре китерде.
Ләкин бу язмада без сугышка бәйле югалтулар турында сөйләмибез. Ул югалтулар турында Азатлыкның махсус проекты эшләп килә. Без исә татар-башкорт дөньясында булган югалтуларны телгә алабыз.
2022 елда бакыйлыкка күчкән шәхесләр күп булды. Аларның һәрберсе уникаль, алар барысы да милләт, тел, фән, сәнгать үсешенә күп көч һәм тырышлык куйган кешеләр. Безнең белән исә аларның гамәлләре, хезмәтләре кала.
Шулай ук дөнья өчен 2022 ел Совет берлегенең беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев үлеме белән дә истә калачак. Сентябрь аенда бөтен дөнья Британиянең символы булган патшабикә Елизаветта IIне соңгы юлга озатты. Украина өчен сынау булган бу елда илнең беренче президенты Леонид Кравчук та бакыйлыкка күчте. АКШта танылган дипломат Мадлен Олбрайт, Русиядә каршылыклы сәясәтче Владимир Жириновский өчен дә бу ел соңгы булды. Япониянең элекке премьер-министры Синдзо Абэны чыгыш ясау вакытында урамда атып үтерү исә бар дөньяны тетрәтте.
Авыр елны озатканда, бакыйлыкка күчкән шәхесләрне бергә искә алыйк.
ТАТАР-БАШКОРТ ДӨНЬЯСЫНДА ВАФАТ БУЛГАН БИЛГЕЛЕ ШӘХЕСЛӘР
- Заһид Мәхмүди (1960-2022) – язучы, журналист.
- Константин Куранов (1935-2022) – журналист, профессор.
- Игорь Носов (1978-2022) – "Иннополис" махсус икътисади зонасының элекке җитәкчесе.
- Әбелхәер Сафиуллин (1943-2022) – Уфада "Нур" татар театрының элекке баш режиссеры.
- Эльмира Каюмова (1968-2022) – фольклор, этник музыка белгече.
- Гафиулла Газиз (1957-2022) – журналист, Азатлыкның Чаллыдагы хәбәрчесе.
- Айдер Меметов (1944-2022) – кырымтатар галиме, профессор.
- Муса Мөлеков (1937-2022) – галим, журналист, фольклорчы.
- Раушания Юкачева (1959-2022) – театр артисты, Татарстанның халык артисткасы.
- Наил Дунай (1937-2022) – театр артисты, Татарстанның халык артисты.
- Зөфәр Гыймаев (1951-2022) – Татарстанның халык рәссамы.
- Илдар Низамов (1936-2022) – язучы, публицист, тел галиме.
- Мәрьям Арсланова (1926-2022) – радио, телевидение дикторы.
- Ренат Ибраһимов (1947-2022) – җырчы, Русия халык артисты.
- Фатыйх Сибәгатуллин (1950-2022) – сәясәтче, Русия думасы депутаты.
- Нурмөхәммәт Хисамов (1937-2022) – әдәбият галиме.
- Алмас Шәйхулов (1945-2022) – тел галиме, төрки телләр белгече.
- Резеда Вәлиева (1930-2022) – язучы, шагыйрә.
- Фердинанд Гайсин – популяр җырлар авторы.
- Тимур Дагджы (1932-2022) – кырымтатар милли хәрәкәт активисты.
- Илдар Хәйруллин (1958-2022) – язучы-юморист.
- Равил Һади (1952-2022) – галим, педагог.
- Илсур Хөснетдинов (1946-2022) – җырчы-шагыйрь.
- Роберт Шәймәрданов (1963-2022) – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының элеккеге мөдире
- Ринат Мөслимов – популяр җырлар авторы.
- Эльмира Сөләйманова (1982-2022) – Татарстанның атказанган артисты.
- Рамил Курамшин (1947-2022) – музыкант, композитор.
- Альбина Мәхмүтова (1979-2022) – Самара өлкәсенең җәмәгать эшлеклесе.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум