Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда талпан кадалып табибларга мөрәҗәгать итүчеләр нык арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта республиканың медицина оешмаларына шундый 271 кеше мөрәҗәгать иткән.

Башкортстанда талпан кадалу белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны нык күбәйгән һәм күп еллар теркәлгән уртача күрсәткечләрдән артып киткән.

Хәзерге вакытта республиканың медицина оешмаларына талпан кадалуга зарланып 271 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Башкортстан Роспотребнадзорына сылтама белән MKset җиткерә.

Республиканың гигена һәм эпидемиология үзәгендә талпаннарда энцефалит, боррелиоз булу-булмавын тикшерүче пунктлар эшли дип искәртелә.

Белгечләр табигатькә яки паркларга чыкканда саклану чаралары күрергә чакыра.

  • Элегрәк Уфада яшәүчеләр талпан энцефалитыннан вакцина булмауга зарланды. Алар мәҗбүри медицина иминияте полисы белән дә, акча түләп тә вакцина ясата алмавын әйтте.
  • Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы моңа фикер белдерде. Ел саен республиканың медицина оешмаларына талпан энцефалитына каршы вакциналар кайтартыла, алар төбәк бюджеты акчаларына сатып алына, дип белдерде министрлык һәм бу вакциналарның сатып алынуын, бөтен дәваханәләрдә дә булуын искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG