Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән ир колониядә басым ясаулары һәм көч кулланулары турында сөйли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Зәфәр Якубов сүзләренчә, Рамазан алдыннан колония җитәкчелеге мөселманнар һәм башка тоткыннарны провокацияләп сугыштырган. Нәтиҗәдә Якубовны, аның дустын һәм тагын бер кешене штраф изоляторына япканнар. Дустының исә сугышта баш мие дә селкенгән. 

"Хизб ут - Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Зәфәр Якубов Самар өлкәсенең 26 төзәтү колониясендә үзенә һәм башка мөселманнарга карата көч кулланулары турында сөйләгән. Ирнең бу хактагы хатын "ОВД-Инфо"га "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле хөкем ителгән башка бер тоткын - Эдуард Низамовның әнисе тапшырган.

Якубов сүзләренчә, Рамазан алдыннан колония җитәкчелеге мөселманнар һәм башка тоткыннарны провокацияләп сугыштырган. Нәтиҗәдә Якубовны, аның дустын һәм тагын бер кешене штраф изоляторына япканнар. Дустының исә сугышта баш мие дә селкенгән.

Рамазанда Якубовка һәм колониядәге башка тоткыннарга намаз кылырга рөхсәт итмәгәннәр. Шулай ук аларны буяу эшләрендә катнашмауда гаепләгәннәр. Мөселманнарның берсен шул сәбәпле штраф изоляторына япканнар.

  • Күптән түгел 22 елга колониягә хөкем ителгән Казан мөселманы Руслан Сөнгатовка быел Рамазан аенда ураза тотуда киртәләр тудырулары билгеле булды. Карцерда утыру сәбәпле аңа сәхәрдә дә, ифтарда да ризык бирелмәгән.
  • 2021 елның җәендә Русиядә тыелган "Хизб Ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп, 17 елга хөкем ителгән, хәзерге вакытта Самар өлкәсендәге ИК-26 төзәтү колониясендә җәза үтүче Зәфәр Якубов колониядә ачлык игълан иткән иде.
  • Зәфәр Якубов ачлык игълан итүнең сәбәбе дип үзенә карата ФСИН хезмәткәрләре, ягъни ИК-26 колониясе җитәкчелегенең рәхимсез мөнәсәбәтен атады. Мәсәлән аны колония биләмәсендә урнашкан кибеткә баруы аркасында штраф изоляторына урнаштырганнар иде. Шулай ук аны туганнары белән дә очраштырмадылар.
  • Зәфәр Якубовны һәм Казаннан тагын бер мөселман – Данил Баһаветдиновны 2018 елның апрелендә тыелган "Хизб ут-Тәхрир"гә катнашы булуда гаепләп тоткарладылар.
  • ФСБ фаразынча, Якубов 2016 елның ноябреннән 2017 елның мартына кадәр Казанда тагын өч мөселман белән "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" халыкара дини оешма идеологиясе нигезендә кимендә 40 "агитация җыелышы" уздырган, моннан тыш бу җыелышларда катнашучыларның һәрберсеннән "барлыгы 2400 сум күләмендә" взнослар җыя, бу акчага ул "Хизб ут-Тәхрир"нең төп идеологик материаллары җыелган китаплар һәм брошюралар әзерләргә һәм иректән мәхрүм итү урыннарындагы партия әгъзаларына ярдәм күрсәтергә җыена диелә.
  • "Мемориал" хокук яклау оешмасы Якубовны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG