Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тимер юлдагы реле шкафларына ут төртүдә шикләнеп студентны тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аңа бу гамәле өчен 40 мең сум биргән булулары бар.

Башкорстанда 20 яшьлек студентны тоткарлаганнар, аны Салават шәһәрендәге тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган ике шкафны бозуда шикләнәләр.

Бу хакта куәт оешмаларына якын Mash Batash Telegram-каналы җиткерә.

Тоткарлаган чакта егетнең телефонында кураторлар белән язышкан хәбәрләрен тапканнар. Беренчел мәгълүматка күрә, диверсия кылган өчен студентка 40 мең сум акча биргәннәр.

Егет реле шкафларына утны 27 июньдә төрткән. Канал язуынча, ул берничә атна элек кәрәзле элемтә манарасына да ут төрткән, моның өчен дә ул 40 мең сум акча алган диелә.

  • Әле күптән түгел генә Башкортстан Югары мәхкәмәсе тимер юлдагы реле шкафларын яндырган өчен Уфаның дүрт студентын ирегеннән мәхрүм иткән иде. Җинаять кылган чакта 16 яшендә булганына сигез ел тәрбия колониясе бирелгән. Калган өчесенә (аларга 18-19 яшь) - 11-12 ел колония.
  • Быел июнь башында Татарстанда да тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр иде. Мәхкәмә аларны гаепле дип тапты һәм берсен - Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән. Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән.
  • 2023 елда 150гә якын русияле тимер юлларда диверсия ясау турындагы 115 җинаять эшендә гаепләнгән. Аларның күбесе 25 яшьтән дә кечерәк, өчтән бере балигъ түгел.
  • 2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады. Хәзерге вакытта аның нигезендә җинаять җәзасын 16 яше тулганнар гына ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG