Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче каналның элекке хәбәрчесен Луһански янындагы идән астында тоталар


Мобилизацияләнгән хәрбиләр. Иллюстратив фото
Мобилизацияләнгән хәрбиләр. Иллюстратив фото

Илья Андреев Беренче каналдан былтыр яз киткән, аның "пропагандада катнашасы килмәгән". Танышы аны эштән "кара тамга белән җибәрүләрен" һәм шуңа эш таба алмавын язды. Акчасы булмагач журналист саклану министрлыгы белән контракт төзегән. Аңа Мәскәүдә хезмәт итәчәксең дигәннәр, тик сугышка озатканнар.

Беренче каналның элекке хәбәрчесе Илья Андреевны Русия хәрбиләре фетнәчел Луһански өлкәсендәге Зайцево авылындагы бинадагы идән астында ябып тота. Биредә сугышудан баш тартучылар тотыла. Андреев башта Украинаның басып алынган җирләренә эш сәфәренә җибәрелгән булган әмма пропаганда сюжетлары эшләргә теләмәгәнгә эштән киткән. Аннан соң эш таба алмаганга саклану министрлыгы белән контракт төзегән. Бу хакта "Астра" басмасы җиткерә.

Элегрәк "Новая газета Европа" Андреевны җәза бирелгән хәрбиләр тотыла торган чокырга утыртуларын һәм агачка бәйләүләрен язган иде. Зайцевога алып китүләре турында Андреев 22 ноябрь иртәсендә хатынына үзе хәбәр иткән.

42 яшьлек Андреев Русия телевидениесеннән 2022 елның апрелендә, Чернигов тирәсенә җибәрмәкче булуларыннан соң киткән. Үзе ул моның сәбәпләрен халыкка чыгармады, әмма "Новая газета Европа" журналист моны пропагандада катнашырга теләмәве белән аңлатты дип язды.

Андреевның танышы Максим Фёдоров Беренче каналдан репортёрны "кара тамга белән җибәрүләрен" һәм аның эш таба алмавын язды.

Аның матди проблемнары булуы турында журналист Роман Суперның постында да чыккан иде.

Илья Андреевның Telegram-каналыннан күренгәнчә, ул күпмедер вакыт курьер булып эшләгән. Хатыны "Астра"га ирнең 2023 елның 1 сентябрендә саклану министрлыгы белән контракт төзүен сөйләгән. Чөнки аңа "Мәскәүдә хезмәт итәчәксең" дип сүз биргән булганнар. Әмма Андреевны шундук Украинадагы сугышка җибәргәннәр диелә.

"Астра" һәм "Новая газета Европа" язуынча, 8 ноябрьдә Андреев документлар алу өчен ял бирүне сорап Наро-Фоминскидагы хәрби бүлекчәгә рапорт язган. Рөхсәт биргәннәр, әмма Луһански өлкәсендәге хәрби җитәкчелек рөхсәт итмәгән һәм Беренче каналның элекке журналистын җәза бирелгән хәрбиләр утыра торган чокырга җибәргән.

Хатыны Яна Андреев артыннан Луһански өлкәсенә килгән, әмма аны Луһанскиддан китмәкче булганда аны тоткарлап комендатурага, ә аннан Зайцевога җибәргәннәр диелә. "Астра" ышандыруынча, хәзерге вакытта бу авылдагы идән астында Русиянең 15 хәрбие тотыла. Былтыр анда алгы сафта сугышудан баш тарткан мобилизацияләнгән ирләрне тоттылар.

Андреев белән бәйле хәлләргә Русия саклану министрлыгыннан фикер белдерү булмады.

  • Былтыр ноябрьдә Русиянең Украинадагы сугышта булып кайткан берничә хәрбие хәрби җитәкчеләренең үзләренә каршы кылган җинаятьләре турында Русия тикшерү комитетына гариза язып тапшырган иде.
  • Алар 2022 елның августында саклану министрлыгы белән контракт төзүләрен һәм Мәскәүдәге хәрби бүлекчәләрнең берсендә хезмәт итүләрен сөйли. Соңрак аларны Украинадагы сугышка җибәргәннәр, әмма сугышка баргач алар медицина белән тәэмин итү, матди тәэмин итүләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күреп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарткан.
  • Шуннан соң ирләр үзләрен фетнәчел Луһански өлкәсенең Зайцево авылындагы бинада идән астына ябып куюларын сөйли. Алар белән бергә биредә сугышудан баш тарткан тагын берничә йөз русияле дә булган диелә. Ирләрне берничә атна ябуда һәм начар шартларда (әйтик тиешенчә ашатмыйча) тотканнар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG