Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда прокуратура ике бала качып киткән балалар бакчасын тикшерәчәк


 Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган атнаның җомгасында "Инешкәй" 80нче балалар бакчасыннан урамга йөрергә чыккан җирдән ике кыз качып китә. Әти-әниләренә тәрбиячеләре бу хакта сәгать ярымнан соң гына хәбәр иткән диелә. Табылганчыга кадәр балалар 3нче комплекста йөрергә, өч тапкыр юлны аркылы чыгарга җитешкән.

Чаллыда ике кыз бала бакчадан качып киткән, хәзер балалар бакчасын прокуратура тикшерәчәк. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Әлеге хәл узган җомга - 24 ноябрьдә "Инешкәй" 80нче балалар бакчасында булган. Качып киткән бер кызның әнисе социаль челтәрләрдә бакчада эшләүчеләрдән зарланган.

Ана кеше әйтүенчә, бу көнне аңа бакчадагы тәрбияче шалтыраткан һәм урамга йөрергә чыкканнан соң кызының башка бер кыз-бала белән бергә югалуын, аларны таба алмауларын әйткән. Янәсе, ата-аналарга бу хәл турында 1,5 сәгать узгач кына җиткергәннәр.

Балаларны тапканнар, зарланучы ана сүзләренчә, алар бу вакыт өчендә 3нче комплекста йөргән, өч тапкыр юлны аркылы чыгарга җитешкән. Кызлар тәрбияләнә торган төркемгә 11 бала йөри, ә тәрбияче берәү генә ди ул.

Нигезләр булса, прокуратураның чаралар күрәчәге әйтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG