Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия баш прокуратурасы гаскәр турында "фейк" дип былтыр 70 меңләп материалны томалаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Томаланган материалларның күпчелек өлеше Украинадагы сугыш белән бәйле, дип искәртәләр прокуратурада.

2023 елда Русия баш прокуратурасы гаскәр турында "ялган мәгълүмат" дип 70 меңләп материалны томалаткан. 2022 елда андый материаллар саны күбрәк булган - 128 мең материал сөртелгән.

Былтыр Роскомнадзорга фейкларны томалау турында 555 таләп җибәрелде, 69 меңнән артык интернет-чыганак томаланды яки сөртелде, дип искәрткәннәр баш прокуратурада.

Русия Украинага каршы сугыш башлаган 2022 елда бу күрсәткечләр югарырак булган. Ул чакта баш прокуратура Роскомнадзорга "фейклар"ны томалау таләбе белән 853 мөрәҗәгать җибәргән, 128 мең материал сөртелгән.

Томаланган материалларның күпчелек өлеше Украинадагы сугыш белән бәйле, дип искәртәләр прокуратурада.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • 2023 елның беренче яртыеллыгында Русиядә гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаепләп 21 кешене хөкем иткәннәр. Шуларның сигезе ирекләреннән мәхрүм ителгән, өчесен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, унысына штраф салганнар.
  • Сентябрьдә Абакандагы мәхкәмә Хакасиянең "Новый фокус" басмасы мөхәррире Михаил Афанасьевны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" тарату турындагы эш нигезендә биш ел ярымга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Афанасьев – "вазифасыннан файдаланып" сугыш турында "фейклар" тараткан өчен хөкем ителгән Русиядәге беренче журналист булды. Ул гаебен танымады.
  • Былтыр 18 октябрьдә Казанда Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа өч җинаять эше ачылды, соңгысы Русия армиясе турында "фейклар" тарату турында. Әлеге эш Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы белән бәйле диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG