Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Казанда өч яңа мәктәп төзеләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел 1 сентябрьгә кадәр төзүчеләр М14 микрорайонында, "Весна" һәм "Родина" торак комплексларында яңа белем йортларын тапшырыр дип көтелә.

2024 елда Казанда тагын өч мәктәп төзеләчәк: М14 микрорайонында, "Весна" һәм "Родина" торак комплексларында. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин әйтте.

"Без балалар тормыштан канәгать булып үссен өчен барысын да эшлибез. Казан социаль объектлар төзелеше ягыннан алдынгы сафта, бу юнәлештән тайпылмаячакбыз. Быел тагын өч мәктәп төзеләчәк. Төзүчеләр безгә аны 1 сентябрьгә кадәр салып бетерергә вәгъдә итә", дигән ул. Метшинның сүзләрен аның матбугат хезмәте чыгарды.

Бу уку елында Казанда берьюлы дүрт яңа мәктәп ачылган иде. Сибгат Хәким, Рәуис Гәрәев урамнарында, "Салават күпере" һәм "Светлая Долина" торак комплексларында. Татарстан башкаласында барлыгы 174 мең баланың белем алачагы әйтелде.

Ул чакта Метшин Казанда мәктәпләр саны җитмәвен әйтте. Соңгы биш елда республика башкаласында 16 яңа мәктәп һәм өстәмә корпуслар төзелгән. "Әмма бу бөтен баланы да парталар артына утырту өчен көчкә җитә. Шулай да бер бала да урынсыз калмады", дип искәртте ул.

"Тагын 29 микрорайонда мәктәп төзелеше көтелә, шуларның 15ендә белем йортларына ихтыяҗ нык зур. Яңа мәктәпләргә булган ихтыяҗ белән бәйле төзелешләр өчен Казанның берничә еллык бюджеты кирәк", диде мэр.

Шул ук вакытта Татарстан хакимиятләре төзелеш мәйданын киметү бәрабәренә яңа мәктәпләр төзүгә чыгымнарны киметмәкче була.

  • Татарстанда аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
  • Узган уку елында Казанның 2,5 мең укучысы өеннән еракта урнашкан мәктәпләрдә белем алырга мәҗбүр булган. Мәктәптә балаларга урын җитмәү аеруча Казанның "Солнечный город", "Салават күпере" торак комплексларында, шәһәр янындагы Вишневка һәм Привольный бистәләрендә күзәтелә. Рәүис Гәрәев урамындагы 182нче лицей да каралганыннан ике тапкыр күбрәк баланы укыта.
  • Мәгариф белгече, Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин Азатлыкка әлеге мәсьәлә "җитәкче урыннарда элек өчлегә укыган кешеләр" утырганга килеп чыга дип белдергән иде. Зур торак комплекслары төзегәнче үк, анда мәктәпләр дә төзүне таләп итү кирәк ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG