Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Фаил Камаевны тикшерү изоляторында калдырган


Фаил Камаев
Фаил Камаев

Камаев үзен начар хис итүен әйткән, йорт сагы сораган. Аның нык ютәлләве әйтелә.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны тикшерү изоляторында калдыру вакытын озайту турындагы карарын үзгәрешсез калдырган. Бу - Чаллы шәһәр мәхкәмәсе чыгарган карар иде.

Камаев сак астында тоту вакытын озайтуларын шикаять итте. Әлеге шикаять каралган мәхкәмәдә ул Чаллы мәхкәмәсе бинасында килеш, видео аша гына катнашкан. "Бизнес Online" Камаевның куллары богауланган иде һәм ул нык ютәлләде, дип яза.

Ул үзен яхшы хис итмәвен әйтеп, тикшерү изоляторыннан йорт сагына чыгаруны сораган. Тикшерү белән хезмәттәшлек итәм, беркая качарга җыенмыйм дип белдергән.

Мәхкәмә Камаевның, шулай ук аның адвокатлары Евгений Котов белән Фәнил Кадыйровның дәлилләрен тыңлаган, прокуратура вәкиленә сүз биргән һәм сак астында калдыру вакытын озайту турындагы карарны үзгәрешсез калдырган. Шулай итеп Камаев 18 августка кадәр тикшерү изоляторында калачак.

Шул ук вакытта бүген Тукай район шурасы депутатлары Камаевның үз теләге белән эштән китү турындагы гаризасын кабул итте.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелә. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, аның өен төзегән оешма төзелеш кирәк-яраклары өчен бер тиен дә алмаган.

Камаев гаебен танымады. "Бу мине вазифамнан җибәрттерү өчен эшләнгән яла ягу дип саныйм", диде ул һәм беркайчан да канун бозмадым дип искәртте.

Күптән түгел Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән.

  • Фаил Камаев тумышы белән Мөслим районыннан. Ул үзенең карьерасын 1992 елда туган авылында тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Бик кыска вакыт эчендә мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары була, ә бер елдан мәктәп мөдире итеп куялар.
  • 2000 елларда Мөслим районында авыл җирлеге башлыгы була. Актив түрәне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күреп ала һәм 2002 елда социаль мәсьәләләр урынбасары итеп Актанышка чакыра. Соңрак аны шундук диярлек районның мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар.
  • 2005 елда Камаев Фәттаховның урынбасары һәм уң кулы була. Энгель Нәвап улына Татарстан мәгариф министры булырга тәкъдим иткәч, ул 2012 елда үзе урынына Камаевны калдырды.
  • Фәттахов мәгариф министры булган вакытта аны чыгышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев алыштыруын халык артык җылы кабул итмәде. Аның белән эш авыр барды дип билгелиләр.
  • Актаныш белән Камаев биш ел җитәкчелек итте. 2017 елда районга Фәттахов кире кайтты, ә Камаевны Тукай районы башлыгы итеп куйдылар.
  • 21 майда Энгел Фәттахов та тоткарланды. Фәттахов Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG