Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ким Миңнуллин Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире вазифасыннан китә


Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

Ул институтта фәнни хезмәткәр булып калып, фән белән шөгыльләнергә ниятли.

Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Ким Миңнуллин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) мөдире вазифасыннан китә. Бүген, 28 июньдә аның соңгы эш көне, дип җиткерә "Татар-информ".

Кичә ул хезмәттәшләренә гыйльми шурада соңгы тапкыр рәис буларак катнашуын әйткән.

"Әйе, бүген минем мөдир буларак соңгы эш көнем. Киләсе атнада яңа җитәкче тәкъдим ителер дип көтәбез", дигән ул агентлык хәбәрчесенә.

Миңнуллин алга таба институтта фәнни хезмәткәр булып калып, фән белән шөгыльләнергә ниятләвен дә әйткән. "Дөнья үзгәрә, чор үзгәрә, академик фәнгә дә яңача караш формалаша, институт белән җитәкчелек итәргә дә башка кешеләр кирәк", дигән ул.

Ким Миңнуллин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институтын 2006 елдан башлап, 18 ел дәвамында җитәкләде.

Быел февральдә ТӘСИ "Татар халык иҗаты" хезмәтенең 25 томлыгын тәкъдим итте.

"Татар халык иҗаты" сериясе 25 томнан тора. Быел аның дүрт томы дөнья күрер дип көтелә. Биредә татар халкының мифология, йола, әкият, риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, мәзәкләр, мәкальләр һәм башка халык авыз иҗаты тупланган. Томнарга ХХ йөзнең 40нчы елларыннан башлап үткәрелгән экспедиция нәтиҗәләре кергән.

ТӘСИ соңгы 10-12 елда Русиянең 30 төбәгендә, Татарстанның 10 районында 600гә якын авылда экспедиция үткәргән.

  • 2023 елның 11 июлендә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов биш ел дәвамында республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк.
  • Шул ук елның июль азагында Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан китте. Ул бу урында 2016 елдан эшләгән иде. Аның урынына Болгар ислам академиясе ректорлыгыннан киткән Айнур Тимерханов калды.
  • Май башында Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни оешмаларда җитәкчеләргә алышынырга мөмкин, дип хәбәр ителде. Сүз академиянең 6 институты һәм 2 фәнни үзәге турында барды. Мөдир булырга теләгән кешеләр бәйгегә гаризаны 24 майга кадәр бирергә тиеш иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG