Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда төнге музыка фестивалендә татар һәм башкорт музыкасы да яңгырады


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Соңыннан Екатеринбур татар яшьләре Татарстан һәм Башкортстаннан килгән музыкантлар белән очрашу уздырды.

28 июнь Екатеринбурда Ural Music Night фестивалендә Татарстан һәм Башкортстаннан Al Su, Juna, qaynar, HANQYZY, Elina һәм АлияНур катнашты.

Al Su, Juna һәм qaynar Екатеринбурның Харитонов паркында, HANQYZY Роза Люксембург урамындагы "Ставников" бары янында, АлияНур һәм Элина – "New Bar"да чыгыш ясады.

Татар һәм башкорт музыкасын тыңларга Екатеринбур шәһәреннән һәм Свердлау өлкәсеннән генә түгел, ә Башкортстан һәм Татарстаннан, шулай ук Чиләбе өлкәсе, Пермь краеннан, Ханты-Мансидан автоном бүлгесеннән дә килүчеләр булды.

Чарадан соң Екатеринбур татарлары фестивальгә килгән артистлар белән шәһәрнең Татар мәдәни үзәгендә фатирлык оештырды.

Анда HANQYZY, Juna солисты һәм qaynar төркеме музыкантлары катнашты.

  • Ural Music Night төнге музыка фестивале 2020 елдан бирле уздырыла. Ел саен фестивальдә меңләгән артист чыгыш ясый, йөзәр меңләп кеше тамаша кыла.
  • 28 июнь төнендә узган музыка бәйрәмендә Русиянең төрле почмакларыннан 2500 музыкант катнашты. Алар өчен шәһәр буйлап йөзгә якын сәхнә урыны корылды.
  • Быел артистларны һәм кунакларны койган яңгыр да куркытмады. Барысы да һәр елдагыча шәһәр урамнарына җыелды һәм музыка белән ләззәтләнде. Бары тик яңгыр аркасында кайбер afterparty чаралары узмады.
  • Төнге музыка фестивалендә бик күп музыкаль стильләр тәкъдим ителде: роктан алып эксперименталь электроникага, халык джазыннан алып эстрадага, симфоник оркестрдан алып рэпка кадәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG