Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстаннан 1 800 кеше хаҗ кылачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мөфтият булачак хаҗиларга хаҗ операторлары белән якын көннәрдә килешү төзергә чакыра.

2024 елда Русия ватандашларына Согуд Гарәбстанында хаҗ кылу өчен 25 мең урын бүленгән. Бу хакта Мәскәүдә узган Хаҗ уздыру шурасы утырышында әйтелде.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, быел республикадан Мәккәдә 1 800 кеше хаҗ кыла алачак.

Быел хаҗ юлламаларын рәсмиләштерү өчен кыска вакыт бирелгән. Татарстан мөфтияте хаҗ операторлары белән зыярат итүчеләр арасында килешүләрне тиз арада төзәргә чакыра.

Шулай ук быел Русия Хаҗ-миссиясе каршында хаҗиларны терки торган дигитал платформа белән идарә итәр өчен эшче төркем булдыру карары кабул ителгән. Аның эше нидән гыйбарәт булачагы әйтелми.

Пандемия чорында Согуд Гарәбстанында хаҗ кылуга чикләүләр кертелгән иде. Татарстаннар 2020 елда хаҗга бара алмады, 2022 елда 810 кешегә рөхсәт ителде. 2023 елда аларның саны 1 800гә җитте.

2023 елда Согуд Гарәбстаны хакимияте хатын-кызлар беренче мәртәбә ир туганы (мәхрәм) озата бармаса да, хаҗ кылуга гариза тапшырырга рөхсәт итте.

Хаҗ кылуның төп көннәре 14-19 июнь көннәренә билгеләнгән. Хаҗилар Мәккәгә 9 майдан 10 июньгә кадәр керә алачак, кире кайту вакыты — 20 июньнән 21 июльгә кадәр булачак.

Ел башында Азатлык архивыннан 1985 елда эфирга чыккан яңа тапшыру тәкъдим иттек. "Ислам энциклопедиясе" дип аталган тапшыруында хаҗ кылуның мөселманнар өчен дини һәм социаль әһәмияте аңлатыла. Совет берлегеннән хаҗга партия сайлаган кешеләр генә бара алуы турында әйтелә. Тапшыруны Хәйретдин Садыйк һәм Гариф Солтан яздырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG