Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел институты мәкальләр томлыгына Нәкый Исәнбәтнең барлык мәкальләрен алмаска булган


Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

Нәкый Исәнбәтнең мәкальләр турында өч томлыгы булса, институт бары ике том бастырырга булган.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) "Татар халык иҗаты" хезмәтенең 25 томлыгын тәкъдим итте. Бу серия кысаларында җыентыкның мәкальләргә багышланган ике томы дөнья күргән. Бу үз чиратында ХХ гасырда тел галиме Нәкый Исәнбәтнең басылган "Татар халык мәкальләре"нең өч томыннан азрак. ТӘСИ белгечләре яңа җыентыкка аларның барысын да алмаска булган, дип аңлатты бүген институт мөдире Ким Миңнуллин "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында.

"Тематик яктан әлеге юнәлешкә кирәкле дип тапканнарын чыганагын күрсәтеп үзебезнең томнарда файдаланабыз", диде ул.

Ким Миңнуллин моңарчы чыккан барлык чыганакларны күчерү турында сүз бармый диде. Мәкальләр томлыгы галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов тарафыннан бүленгән тематик юнәлешләр нигезендә эшләнгән.

Журналистлар "Нәкый Исәнбәтнең өч томлыгына ревизия ясалды дип аңларгамы", дип сорады.

"Ул кемгәдер (Нәкый Исәбәткә) ревизия ясау түгел. Без аның чыганагын күрсәтәбез, тематик юнәлешенә, эчтәлегенә, принципларга туры килгәннәрен бирә барабыз, аңлатмасын язабыз", диде Ким Миңнуллин.

Шул ук вакытта ТӘСИ мөдире белгечләрнең "бармак белән санарлык" булуын әйтте. Бу өлкәдә бүген алты белгеч эшли, шуларның өчесе — фәннәр докторы. Кадрлар җитмәве кыенлыклар тудыра, дип тә өстәде ул.

"Татар халык иҗаты" сериясе 25 томнан тора. Быел аның дүрт томы дөнья күрер дип көтелә. Биредә татар халкының мифология, йола, әкият, риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, мәзәкләр, мәкальләр һәм башка халык авыз иҗаты тупланган. Томнарга ХХ йөзнең 40нчы елларыннан башлап үткәрелгән экспедиция нәтиҗәләре кергән.

ТӘСИ соңгы 10-12 елда Русиянең 30 төбәгендә, Татарстанның 10 районында 600гә якын авылда экспедиция үткәргән.

Моңа кадәр Казанда Татар теленең 6 томлык аңлатмалы сүзлеге тәкъдим ителде. Ул 2015-2021 елларда басылган. Әлеге хезмәт Татарстан фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләгенә лаек булды. Анда 80 меңгә якын сүз һәм фразеологизм кергән. Сүзлекнең гомум тиражы 1 мең данәдә басылган. Хезмәтне академия сайтында бушлай кулланырга мөмкин.

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, тел галиме Айнур Тимерханов татар телен консервацияләп калу кирәк дип белдергән иде.

Бу уңайдан ТӘСИ галимәсе Фәридә Таһирова юкка чыккан телләрне кайтарып була дип сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG