Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җәйге аланнарда балаларга совет чоры һәм гаилә кыйммәтләре турындагы фильмнар күрсәтергә кушканнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Шулай ук җәйге аланнарда сүгенү сүзләре булган, "яшерен мәгънә" йөртүче җырларны һәм "ят агентлар"ның җырларын уйнатырга ярамый.

Татарстанның балалар аланнарында совет классикасын, "Татаркино"ның заманча фильмнарын һәм гаилә кыйммәтләре, спорт, галәм турындагы заманча Русия фильмнары күрсәтергә тәкъдим ителгән. Бу хакта "Бизнес Online"га үсмерләрнең ялы өчен җаваплы "Лето" республика үзәгендә сөйләгәннәр.

Русия мәгариф министрлыгы киңәш иткән совет классикасы арасында "Сугыш һәм тынычлык", "Тыныч Дон" кебек мәктәптә укый торган китаплар нигезендә төшерелгән фильмнар да, "Чучело", "Кечкенә Вера" драмасы, "Бриллиант кул" комедиясе дә бар. Фильмнарның тулы исемлеге Русия мәдәният министрлыгы сайтына куелган.

Заманча фильмнар арасында гаилә кыйммәтләре турында, мәсәлән, былтыр чыккан "Чебурашка" фильмын күрсәтергә кушканнар.

"Татаркино"ның "Әлдермештән Әлмәндәр" анимация фильмын да караячаклар диелә.

Элегрәк басма Татарстанның балалар аланнарында кайбер җырларның тыелуы турында язган иде. Мәсәлән сүгенү сүзләре, "яшерен мәгънә" йөртүче җырларны һәм "ят агентлар"ның җырларын уйнатырга ярамый. Балаларга Григорий Лепс, Динә Гарипова, Дима Билан, Хәния Фәрхи һәм башкаларны тыңлатырга тәкъдим итәләр.

  • Быел Татарстан балалар аланнары оештыру өчен 2,5 млрд сум тотачак. Җәен аларда 172 бала ял итә алача. Шул ук вакытта республика 1 596 баланы Русия аннексияләгән Кырымга ял итәргә җибәрәчәк. Кырымда урнашкан "Сатера" аланында 700, "Сәләт - Ак Барс" аланында — 896 бала ял итәр дип көтелә.
  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG