Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина прокуратурасы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка читтән торып гаепләү белдерде


Радий Хәбиров фронтта, архив фотосы
Радий Хәбиров фронтта, архив фотосы

Украина прокуратурасы аларны "украин җирләрен басып алу максатларын үтәгән оккупацион гаскәрләргә" матди ресурслар җибәрүдә гаепли.

1 июльдә Украина прокуратурасы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка читтән торып гаепләү белдерде.

Прокуратура аларны "Русия гаскәрләренең ихтыяҗларын мадди тәэмин итүгә булыша" ди. Түрәләргә Украинаның "чикләрен үзгәртү максаты белән кылынучы гамәлләрне финанслау" дигән гаепләү белдерелгән.

— Сәяси йогынтыны һәм административ ресурсларны кулланып, шикләнүчеләр Русия армиясенә хәрби техника, җиһазлар, амуниция, медицина һәм азык-төзек кирәк-яраклары, төзелеш материаллары һәм башкаларны сатып алу өчен әмер биргән, — диелә гаепләүдә.

Украина прокуратурасы язуынча, бу матди ресурслар Украинага, "украин җирләрен басып алу максатларын үтәгән оккупацион гаскәрләргә" җибәрелгән.

Азатлык Радий Хәбировның Украинадагы сугышны актив хуплавы һәм аның җитәкчелегендә Башкортстанның бу өлкәдә алдынгы сафта булуын даими яза. Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Республика фронтка һәм Украинадан басып алынган җирләргә даими рәвештә һуманитар йөкләр дә җибәрә.

Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.

  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 2325 кеше һәлак булган.
  • Элегрәк Украина саклану министрлыгы башкортларга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG