Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның төрле илләрендә "Минем Русия төрмәдә утыра" дигән чара узды


Чаралар Русиядәге сәяси тоткыннарны хуплап үтте. 28 июньнән 30 июньгә кадәр дөньяның 40 шәһәрендә активистлар митинглар һәм пикетлар үткәрде,

Кичә, 30 июньдә дөньяның төрле илләрендә сәяси тоткыннарны хуплап "Минем Русия төрмәдә утыра" дигән чаралар узды. Бу чара 28 июньнән бирле дәвам итте.

Франциянең Монпелье шәһәрендә активистлар Русиядәге сәяси тоткыннарның рәсемнәре белән чыкты. Чараның фотосын үзенең Telegram-каналында сәясәтче Евгений Доможиров чыгарды.

Амстердамда митингта катнашучылар "Путин-үтерүче" дип инглизчә язылган зур баннер белән иде. Фотосын FreeRussia.NL Telegram-каналы чыгарды.

Брүсселдә сәяси тоткыннарны хуплап чара үткән, анда шул исәптән Болгарстаннан сайланган евродепутат ярдәмчесе, Русия-Болгарстан активисты Петар Танев катнашкан. Фотосын Х социаль челтәрендә җәмәгать эшлеклесе Алексис Прокопиев чыгарды.

Миланда активистлар урамга стенд куйды. Анда Русия сәяси тоткыннары турында мәгълүмат язылган иде. Шулай ук активистлар Путин режимы тоткыннарының рәсемнәре төшерелгән футболкалардан иде.

"28 июньнән 30 июньгә кадәр дөньяның 40 шәһәрендә активистлар митинглар һәм пикетлар үткәрде, алар яшьләрне дә картларны да кызганмаучы репрессия машинасы астына эләккән Русиядә калган кешеләр турында сөйләде. Без җинаятьчел Кремль режимы корбаны булган, иреген һәм сәламәтлеген корбан иткән кешеләр турында сөйләвебезне дәвам итәчәкбез", дип язды Милан активистлары.

  • Соңгы 10 елда Русиядә 3500гә якын кеше сәяси тоткын булган. "ОВД-Инфо" сәяси сәбәпләр белән хөкем ителгәннәрне аеруча 2022 елда, Украинадагы сугышка каршы протестлар вакытында теркәгән - 705 кеше.
  • "Холод" басмасы хәбәр итүенчә, соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан, аларның күпчелеген дини сәбәпләр белән эзәрлеклиләр.
  • "Мемориал" рәистәше Сергей Давидис әйтүенчә, соңгы ел ярымда сәяси эзәрлекләүләргә төрле социаль төркем кешеләре дучар була: "балигъ булмаучылардан алып, 75 яшьлекләргә кадәр, белеме бөтенләй булмаучылардан алып бик белемле кешеләргәчә".
  • Шулай ук хокук яклаучы соңгы ел ярымда күзәтелгән тагын бер үзенчәлекне искәрткән: Русия эчендәге сәяси репрессияләрнең географиясе киңәйгән. "Элегрәк миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшәүчеләр генә, чынлап та хакимияткә каршы чыккан активистлар гына эзәрлекләүләргә дучар була иде, хәзер исә зур булмаган шәһәрләрдә һәм хәтта авылларда яшәүче, берни кылмаган кешеләрне дә эзәрлекләүләр ешая", ди ул.
  • Хокук яклау проектлары сәяси тоткын дип таныган кешеләр арасында татарлар һәм башкортлар да шактый. Мәсәлән "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды. Алсу 2023 елның 18 октябрендә тоткарланды һәм шул вакыттан бирле Казанда тикшерү изоляторында тотыла. Күптән түгел мәхкәмә аны сак астында тоту вакытын 5 августка кадәр озайтты.
  • Шулай ук аерым алганда яшь галим Азат Мифтахов, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева, башкорт активисты Фаил Алсынов та сәяси тоткын дип танылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG