Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан мөфтияте никаб киюне тыячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә быел яз никаб киюне тыю турында бәхәсләр көчәйде. 

Якында Дагыстан мөфтияте никабны тыю турында фәтва чыгарачак. Бу хакта республика хакимиятенең Telegram-каналында хәбәр ителә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, моны Дагыстан мөселманнары дини лидеры Ахмад-Афанди Абдулаев әйткән.

Русиядә быел яз никаб киюне тыю турында бәхәсләр көчәйде.

Моны май аенда Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев тәкъдим иткән иде.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләрендә дә никаб кию тыелган, ә Русиядә ул рөхсәт ителә. Битне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра, диде ул.

Соңрак Дума депутаты Бийсултан Хәмзәев тә Русиядә никаб белән пәрәнҗә киюгә каршы чыкты. Хәмзәев үзенең Дагыстанда тууын искәрткән иде.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүетдинов исә әгәр никаб киюнең экстремизм белән бәйләнеше дәлилләнсә, нәзарәт никабны тыю тәкъдимен хуплаячак, диде.

Шул ук вакытта ул Русиядә никаб киюне тыю - Конституцияне һәм дөньяви хокукны бозу булачак, дип әйткән иде. Әләүетдинов фикеренчә, бу тыю Русия мөселманнарында чиктән тыш ризасызлык уятырга, җәмгыятьтә киеренкелек тудырырга мөмкин.

Соңрак Русия думасында никаб киюне тыю турында канун өлгесе әзерләүләре билгеле булды.

Аның авторы, депутат Михаил Матвеев әйтүенчә, документта "никаб" дигән сүә булмаячак, ә "яшерелгән йөз" өчен 10 мең сум штраф сала башлаулары бар.

  • 23 июнь, якшәмбе кичендә Махачкалада һәм Дагыстанның көньягындагы Денбент шәһәрендә билгесез затлар православ чикәүләргә һәм синагогага, полициягә һөҗүм итте. Русия тикшерү комитеты "террорчылык акты" турында (Җинаять кодексының 205 маддәсе) җинаять эшләре ачты. Соңгы мәгълүматларга күрә, 22 кеше һәлак булган.
  • Никаб - мөселман хатын-кызларының баш киеме, ул күзләрне генә ачык калдырып, йөзне тулысынча каплый. Европада никабны беренчеләрдән булып тыйган ил Франция булды. Анда мөслимәләрнең бу киеме 2011 елда тыелды.
  • Яулык ябу мәсьәләсе Русиядә дә әледән әле күтәрелеп тора. Мәсәлән Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә укытучыларга үз хокукларын мәхкәмәдә якларга туры килде.
  • 2022 елның көзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.
  • Былтыр август ахырында Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарган иде.
  • 2020 елда ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG