Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйдагы Сабантуйда Кадыровның кызын "Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен" медале белән бүләкләгәннәр


Рамзан Кадыров кызы Айшат Кадырова белән
Рамзан Кадыров кызы Айшат Кадырова белән

Чечня республикасы башкаласында Сабантуйны кичә, якшәмбе көнне үткәрделәр.

Кичә, 30 июньдә Чечняның Грозный шәһәрендә Сабантуй үтте. Бәйрәмнең ачылышында Чечня башлыгының өлкән кызы, республиканың мәдәният министры Айшат Кадырованы "Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен" дигән медаль белән бүләкләгәннәр. Шушы ук бүләкне республиканың дәүләт сәясәте, тышкы эшләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Ахмед Дудаев та алган. Бу хакта ЧГТРК "Грозный" хәбәр итә.

Грозныйдагы Сабантуйга Татарстаннан республика хөкүмәт рәисе урынбасары Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә төркем килгән. Бу медальләрне Шәйхразыев тапшырган. "Грозныйда Сабантуй оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Сез аны иң югары дәрәҗәдә уздырдыгыз. Бу чара безнең халыкларны, һичшиксез, тагын да ныграк якынайтачак", дигән ул.

Июнь уртасында Казанга Чечня башлыгының улы - Әхмәт Кадыров килгән иде. Ул Чечняның спорт министры. Рамзан Кадыров улын бу вазифага 21 майда билгеләде.

Әхмәт Кадыров белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның "спорт өлкәсендә хезмәттәшлек" турында сөйләшүе хәбәр ителде.

Ә аңарчы, 2023 елның октябрендә Рөстәм Миңнеханов Кадыровның икенче бер улы - Адам белән очрашты. Ул чакта Татарстан президенты 15 яшьлек Адамга "Дуслык" ордены тапшыру өчен Грозныйга шәхсән үзе килгән иде. "Дуслык" ордены - Татарстанның дәүләт бүләкләре арасында әһәмиятлеге ягыннан икенче урында тора.

Бу бүләкләү булыр алдыннан гына Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаганда республика парламенты депутаты Азат Хамаев Адамны тәнкыйтьләгән иде.

Ул аның Коръән яндырган өчен кулга алынган Никита Журавельне кыйнавы турында телгә алды.

"Үземә биргән беренче сорау - без бүген нинди хокукый киңлектә яшибез? Менә тормыштан бер мисал: Русия Федерациясе субъекты башлыгы кеше кыйнаган өчен улына каһарман исеме бирә, ә алга таба аны бөтен мөселманнарның каһарманы дип атый. Кайсыгыз җавап бирә ала?", диде Хамаев.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрне депутатның "шәхси фикере" дип атады.

"Дәүләт шурасы депутаты Азат Хамаевның сүзләре аның шәхси фикере генә һәм республика мөселманнарының карашына бернинди катнашы да юк", диде ул. Аның әйтүенчә, Татарстанда "кардәш чечен халкына һәрчак хөрмәт белән карыйлар".

Миңнехановның бу белдерүеннән соң Хамаев гафу үтенде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG