Accessibility links

Кайнар хәбәр

CNN: АКШның Европадагы хәрби ныгытмаларын югары әзерлек хәленә китергәннәр


Бу күзләү террор һөҗүме ихтималы турында белешмәләр алганнан соң кертелә.

АКШның Европадагы берничә хәрби ныгытмасын терактлар куркынычы аркасында югары хәрби әзерлеккә китергәннәр. Бу хакта CNN җиткерә.

CNN чыганаклары әйтүенчә, саклау дәрәҗәсен икенче дәрәҗәгә кадәр күтәргәннәр, ә бу - күзләү террор һөҗүме ихтималы турында белешмәләр алганнан соң кертелә. Терактларны хәрби ныгытмаларның объектларына яки хәрбиләргә каршы ясарга мөмкиннәр дип сагаялар.

Аерым алганда, кичә, 30 июньдә Американың Германиядәге Штутгарт шәһәрендәге хәрби ныгытмасын югары әзерлек дәрәҗәсенә китергәннәр. Биредә АКШның Европадагы гаскәрләре белән җитәкчелек итүче штаб-фатир урнашкан.

Әңгәмәдәшенең исемен күрсәтмәү шарты белән, CNN АКШның Европадагы хәрби базасынннан бер чыганак белән сөйләшкән. Ул мондый куркыныч дәрәҗәсенең кертелүен "кимендә ун еллап күрмәгән идек", дигән.

Элегрәк Европа хакимиятләре Парижда узасы Олимпия уеннары алдыннан һәм хәзерге вакытта Германиядә узучы Европа футбол чемпионаты вакытында террор куркынычы янавы турында белдерүләр ясаган иде. Америка ныгытмаларында иминлек чараларын арттыру шушы белдерүләр белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлый CNN журналистлары.

Быел май аенда The New York Times газеты Русия саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе Украинага ярдәмне какшату кампаниясе кысаларында Европада диверсион операцияләрен көчәйтте, дип язды. Басма Американың һәм Европаның иминлек хезмәтләрендәге чыганакларына сылтанды.

Май башында Британиянең Financial Times басмасы Европа илләре махсус хезмәтләре үзләренең хөкүмәтләрен Русия тарафыннан диверсияләр булу куркынычы турында кисәткән, дип язды.

Басма чыганаклары мәгълүматынча, Русия хакимиятләре Европа инфраструктурасына шартлату, ут төртү кебек һөҗүмнәр ниятли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG