Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Украинадагы сугышта югалган Башкортстан хәрбиләренең туганнарын шифаханәгә җибәрергә кушты


Башкортстан хәрбиләрен Украинадагы сугышка озату, архив фотосы
Башкортстан хәрбиләрен Украинадагы сугышка озату, архив фотосы

"Иң авыр вакытларында бәлки хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә шушы мөмкинлекне бирергәдер", дигән ул.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышта катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын шифаханә-курортларда дәвалау тәртибен үзгәртергә кушты, дип җиткерә РБК. Ул сугышта хәбәрсез югалганнарның гаиләләре дә шифаханәләрдә бушлай дәваланырга тиеш ди.

Хәбиров әйтүенчә хәзерге тәртипләргә ярашлы, "махсус хәрби операциядә" (Украинага һөҗүмне хакимиятләр шулай дип йөртә) катнашучылар Башкортстан шифаханәләрендә дәвалану хокукын үзенең берәр якын туганына тапшыра ала.

"Бу эш язмача эшләнә. Тик бездә хәбәрсез, һәм бик күптәннән хәбәрсез югалганнар бар. Тормыш дәвам итә һәм шушы мәсьәлә туа. Иң авыр вакытларында бәлки хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә шушы мөмкинлекне бирергәдер. Бу норманы төзәтегез әле, зинһар. Бәлки хәрби комиссариаттан белешмә алып килеп, яки тагын да гадирәк итеп..", дигән Хәбиров Башкортстан җир һәм милек министры Наталья Полянскаяга.

  • Русиянең Украинада алып барган сугышына ике елдан артык вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу авыррак. Рәсмиләр мәгълүмат бирми.
  • Сугышта югалганнарның күп булуы һәм аларның артканнан арта баруы турында "ВКонтакте" һәм "Телеграм"да барлыкка килгән төрле эзләү төркемнәреннән генә күреп була. Анда туганнары хәрбинең фотосын, мәгълүматын бирә, фәлән вакыттан бирле элемтәгә чыкмый, кайдалыгын белмисезме дип сорый.
  • Сугышта хәбәрсез югалучы русияләрнең күбесе исән һәм әсирлектә дип саный Кызыл Хач халыкара комитетының үзәк эзләү агентлыгы.
  • Башкортстанның кеше хокуклары омбудсмены Михаил Закомалдин сүзләренчә, 2023 елда әсирлектән — өч кеше, 2024 елда тагын өч кеше кайтарылган. "Мин үзем генә берни эшли алмыйм. Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москальковага мөрәҗәгатьләр җибәрәбез. Кеше әсиргә эләккәндә генә түгел, хәбәрсез югалса да мөрәҗәгать итәбез. Әсирләрне даими алмаштырып торалар, әгәр конкрет кешенең әсирлектә икәне билгеле икән — ул алмаштыру исемлегенә кертелә. Кайтарып та була. Исемлектә юк икән — димәк, юк. Әлегә шулай", диде ул.
  • Башкортстан ирләренең сугышта әсирлеккә төшүе турында беренче хәбәрләр әле 2022 елның март аенда ук ишетелә башлаган иде. Азатлык Украинадагы сугышта әсирлеккә төшкән Башкортстан егете Нияз Ахунов турында язды.
  • Хәбәрсез югалганнарның тагын бер зур төркеме — ул бәрелешләр вакытында һәлак булып, кырда ятып калучылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG