Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден АКШ президенты сайлавында катнашмаячагын белдерде


Джо Байден
Джо Байден

Ул Демократик фиркадән президентлыкка намзәт буларак Камала Һаррисны хупларга тәкъдим итте. 

АКШ президенты һәм алдагы сайлауда Демократик фиркадән президентлыкка намзәт Джозеф Байден сайлауда катнашмаячагын белдерде. Бу хакта белдерү аның социаль челтәрләрендә чыкты.

— Сезгә президент булып хезмәт итү минем өчен иң югары намус эше иде. Яңадан сайланырга җыенган булсам да, фиркамнең һәм илемнең мәнфәгатьләре өчен намзәт булудан баш тартырга һәм мөддәтемнең калган вакытында президент вазифаларын үтәүгә игътибарымны юнәлтергә тиешмен, — диелә президент мөрәҗәгатендә.

Ул шулай ук үз карары турында тулырак халыкка видеомөрәҗәгатьтә аңлатырга вәгъдә бирде.

Байден Демократик фиркадән президентлыкка намзәт буларак үз вице-президенты Камала Һаррисны хупларга тәкъдим итте.

АКШ президентына Республикан фиркасеннән намзәт Дональд Трамп бу белдерүгә фикерен белдереп, Байденны "ил тарихында иң начар президент" дип атады. Ул шулай ук, демократлардан намзәт булу ихтималы булган Камала Һаррисны җиңү аның өчен җиңелрәк булачагын да әйтте.

Элегрәк берничә американ медиасы Байденның бу ялларда сайлау алды кампаниясеннән чыгу ихтималы барлыгын язган иде.

  • Джо Байден быелгы АКШ президентына сайлауга Демократик фирка праймеризын җиңгән иде. Әмма июнь ахырында аның Дональд Трамп белән беренче дебатлары 81 яшьлек Байден өчен уңышсыз булды. Ул кайбер фикерләрен ахырга кадәр җиткерә алмады, сүзләрне аввырдан эзләп тапты, җавапларында буталды.
  • Дебатлардан соң аерым кайбер демократлар һәм фирка тарафлы медиалар аны сайлау кампаниясеннән чыгарга өндәде. Демократларның кайбер иганәчеләре дә Байденның сайлау кампаниясеннән чыкмау очрагында, акча бирүдән туктаячакларын белдерде.
  • АКШта президент сайлаулары 2024 елның 5 ноябрендә узачак. Демократлар президент вазифасына намзәтне августта расларга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG