Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Татарстаннан — кимендә 2220, Башкортстаннан кимендә 2605 кеше һәлак булган


Соңгы ике атнада Азатлык Радиосы сугышта һәлак булган 200дән артык хәрби турында мәгълүматны таба алган.

Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2220, Башкортстаннан — кимендә 2605, ике республикадан кимендә 4825 кеше һәлак булган.

Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Бүген 2024 елның 31 июле, сугышның 889нчы көне.

Татарстаннан иң күп үлүчеләр — Казан (359) һәм Чаллыдан (247), аннан соң Түбән Кама (129), Әлмәт (103), Бөгелмә (75), Яшел Үзән (77), Алабуга (56) районнары килә (2024 елның 31 июленә булган саннар).

Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфа (257) һәм Стәрлетамактан (111), аннан соң Белорет (96), Учалы (83), Әбҗәлил (63) районнары килә (2024 елның 31 июленә булган саннар).

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 334е (6.9%) — 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

Безнең хисапта теркәлгән үлүчеләрнең иң зур саны — 35-44 яшь арасында (1138 кеше, 23.59%). 25-34 яшь арасында үлүчеләр саны 952 кешене тәшкил итә (19.73%), һәлак булган 642 кешегә (13.31%) 45 яшьтән күбрәк. Ике республикадан 18-24 яшь арасындагы 353 хәрби һәлак булган (7.32%). Тагын 138 кешенең яшен ачыклап булмады.

Украинадагы сугышта Русия төбәкләреннән һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме барлый. Аларның хисабына күрә, бу сугышта Русия күләмендә кимендә 59 725 хәрбинең үлгәне расланган. Шул исәптән, Татарстаннан — кимендә 1743 кеше, Башкортстаннан кимендә 2256 кеше һәлак булган диелә.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG