Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Швециянең Стокһолмдагы Русия илчеге каршында пикет оештырган


Аида Габдрахманова
Аида Габдрахманова

Анда татар һәм башкорт активистларына карата террорны туктатуны һәм Чаллыда яшәүче татар активисты Зиннур Әһлиуллинга ачылган җинаять эшен ябу таләп ителгән.

Стокһолмда урнашкан Русия илчеге каршындагы пикетны үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип атаган оешма вәкиле Аида Габдрахманова оештырган. Ул татар активистларына карата террор тукталырга тиеш дигән шигар тотып торган. Аерым алганда Чаллыда яшәгән татар активисты, 73 яшьлек Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эшенең ябылуын таләп иткән.

Габдрахманова шулай ук пикеттан видео яздырган. Ул Бәйсез Татарстан хөкүмәтенең сәхифәсендә чыгарылган.

— 20 ел дәвамында татар милли активистларына карата террор дәвам итә. Русия Украинага бәреп кергәннән соң бу террор көчәйде һәм бу тагын да кырысрак ысуллар белән башкарыла. Активистлар фикерләре өчен төрмәгә утыртыла, татарларның хокуклары, сугышка каршы әйткән фикерләре өчен активистларның туганнарына басым ясала, — дип сөйләде ул.

Активист видеомөрәҗәгатьтә узган атна татар милли хәрәкәте активисты Зиннур Әһлиуллинның тоткарлануын, аңа җинаять эше ачылуын да телгән алды.

— Сөргендәге Татарстан хөкүмәте татар, башкорт, Идел буенда яшәп эш итүче активистларга карата барган террорны хөкем итә. Коллыкта яшәргә мәҗбүр булган халыкларның хокукларын бозуны да, аларны Украинага, сугышка җибәрүне дә хөкем итә. Барлык сәяси тоткыннарны азат итүне һәм Зиннур Әһлиуллинга карата җинаять эшен ябуны таләп итәбез, — ди Аида Габдрахманова.

  • Зиннур Әһлиуллин узган атнаны тоткарланды. Әһлиуллинга быел сентябрьдә урыслар һәм татарлар арасында "милләтара дошманлык уяту" турында җинаять эше ачылды. Өендә тентү узды, "бөтен кирәкле әйберләрне" тартып алдылар диде ул.
  • Әһлиуллин – сәяси активист, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә.
  • 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла. Узган елны Азатлык радиосы Әһлиуллин белән интервью эшләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG