Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны 9 меңнән артты


Азатлык Радиосы ике республикадан кимендә 9043 кеше үлеме турында хәбәр таба алды. Мәгълүмат ачык чыганаклардан эзләнә, чын саннар зуррак булырга мөмкин.

Инде өч елдан артык дәвамы иткән сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан 9 меңнән артык кеше һәлак булды. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы низагның беренче көннәреннән алып бара.

5 март иртәсенә бу исемлектә 9043 кеше исеме бар. Аерым алганда, Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 4764 кеше исеме, Татарстаннан — 4279 исем билгеле.

Ике республика өчен 8 мең үлем 15 гыйнвар көнне теркәлгән иде. Моңарчы 7 мең үлем 3 декабрь теркәлүен исәпкә алсак, 1,5 айда ике республикадан кимендә мең кеше үлү нәтиҗәсен ясап була.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан — рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Үлгән хәрбиләр саны белән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу һәлак булган хәрбиләр исемлеген бар Русия буйлап туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Башкортстан белән Татарстан шушы беренчелекне мобилизациягә эләгүчеләр дә, ихтыярилар арасында да тота.

Татарстаннан сугышка китеп үлүчеләр арасында кимендә 309 кеше – 25тән яшьрәк

Моннан тыш, узган атнада Азатлык Радиосы моңарчы үлүчеләр исемлегендә булган 300ләп Татарстан хәрбие турында өстәмә мәгълүмат таба алды. Бу – исемлектә булган хәрбиләрнең туу датасы, яше, яшәгән районы-шәһәре кебек мәгълүматлар. Кайбер очракта хәрбиләрнең статусы (мәсәлән, контракт төзеп китүчеләр яки мобилизациягә эләгеп сугышта үлүчеләр) турында мәгълүмат та өстәлде.

Бу безнең хисапта булган гомуми статистикага тирәнрәк анализ ясарга мөмкинлек бирә. Сугышта үлүче хәрбиләрнең күбрәк исем-фамилиясе генә билгеле, җирле хакимиятләр алар турында өстәмә мәгълүмат бирмәскә тырыша.

Бу өстәмә мәгълүмат нәтиҗәсендә шуны ачыклап булды: Татарстаннан сугышта китеп һәлак булучылар арасында кимендә 300 кеше — 25тән яшьрәк. 18-24 яшь арасында кимендә 309 татарстанлы турында билгеле.

Сугышта үлүчеләр арасында Татарстаннан кимендә бер кеше — 2006 елгы. Башкортстаннан кимендә ике шундый яшь кеше турында билгеле.

Татарстан саннары

Аерым Татарстанга килгәндә, иң күп үлүчеләр — элеккечә башкала Казаннан, кимендә 670 кеше. Чаллыдан үлүчеләр саны да арта бара, бүгенгә 460 кеше турында хәбәр табылды. Районлап статистика түбәндәгечә:

  • Казан – кимендә 670 кеше.
  • Чаллы – кимендә 460 кеше.
  • Түбән Кама районы – кимендә 262 кеше.
  • Әлмәт районы – кимендә 197 кеше.
  • Бөгелмә районы – кимендә 160 кеше.
  • Яшел Үзән районы – кимендә 153 кеше.

Соңгы атналарда Азнакай һәм Чистай районнарыннан да үлем хәбәрләре ешрак килде, бу ике районда үлүчеләр саны 100дән артты.

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр 35-44 яшь төркеменә туры килә. Соңгы статистикалардан аермалы буларак, 45 яшьтән олырак төркеме үлемнәр күләме ягыннан икенче урынга менде:

  • 35-44 яшь: кимендә 1545 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 1072 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 1038 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 309 кеше.

Башкортстан саннары

Республикада иң күп үлүчеләр — Уфадан, кимендә 450 кеше. Соңгы айда Стәрлетамак шәһәреннән үлүчеләр артты, республика исемлегендә югалтулар саны белән ул икенче урынга чыкты.

Үлүчеләр саны районлап харитада болай урнашкан:

Башкортстанда иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

  • Уфа – кимендә 450 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 216 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 213 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 164 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 131 кеше.
  • Туймазы районы – кимендә 125 кеше.

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр шулай ук — 35-44 яшь төркемендә:

  • 35-44 яшь: кимендә 1145 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 874 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 852 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 322 кеше.

Татарстан сугышка 38 меңнән артык ирне җибәргән

3 март көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр республиканың сугышка никадәр кеше җибәрелүе турында санны ачты. Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда ул мобилизация вакытында һәм контракт белән республикадан Украинадагы сугышка 38 169 кеше китте, дип белдерде.

— Махсус хәрби операция (рәсмиләр сугышны шулай атый) башыннан бирле 38 169 кеше — контракт төзүчеләр һәм мобилизациягә эләгүчеләр. Узган елны контракт төзүчеләргә бәйле барлык планнар — 12 951 [кеше] — артыгы белән үтәлгән, — диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, быел да Татарстан "планны артыгы белән үтәп бара".

Азатлык Радиосы хисабында республикадан сугышка китеп үлүчеләр саны кимендә 4279 булуын исәпкә алсак, у кимендә 11,17 проценты һәлак булган дигән сүз.

Русия хакимиятләре югалтулар турында хәбәр итми, шуңа чынлыкта югалтуларның саны шактыйга күбрәк булуы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG