Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Киевтагы хастаханәгә Русия гаскәре ракеты төшкән булу ихтималы зур диде


Киевның "Охматдит" хастаханәсенә ракет һөҗүме нәтиҗәсе. 8 июль 2024 ел
Киевның "Охматдит" хастаханәсенә ракет һөҗүме нәтиҗәсе. 8 июль 2024 ел

Русия хакимиятләре моны Украинаның һава һөҗүменнән саклану ракеты дип ышандырга тырышты.

Кичә, 8 июльдә Киевтагы "Охматдет" балалар хастаханәсенә нәкъ Русия хәрбиләренең һөҗүм иткән булуы ихтималы зур, дип белдерде БМО.

БМОның мониторинг миссиясе белдерүенчә, видеоязмалар һәм урынга бирелгән бәяләмәләр хастаханәгә Украинаның һава һөҗүменнән саклану ракеты түгел, ә Русия хәрбиләре очырткан ракет килеп эләккән дип күрсәтә. Алданрак Русия хакимиятләре моны Украина ракеты дип ышандырырга тырышты.

БМОда Киевтагы балалар хастаханәсенә һөҗүмне Украинада сугыш башланганнан бирле иң әшәке һөҗүмнәрнең берсе дип атадылар.
Русиянең Киевка 8 июльдә булган һөҗүмендә 32 кеше үлде, 100дән артык кеше яраланды.

"Охматдет" хастаханәсендә ике кеше һәлак булды, 32 кеше җәрәхәтләнде.

Русиянең Украинадагы сивил объектларга һөҗүмнәре турында БМОның Нью-Йорктагы иминлек шурасында һәм НАТОның Вашингтондагы җыенында фикер алышачаклар.

  • 8 июль иртәсендә Русия хәрбиләре Украинага көчле ракет һөҗүме ясады. Ракетларны Каспий диңгезендәге акваториядән очыртканнар диелә. Бөтен Украинада һава кисәтүе булган.
  • Украина хакимияте вәкилләр бу һөҗүмнәрдән соң Русияне максатчан рәвештә балаларга һөҗүм итүдә гаепли һәм агрессиягә каршы тору өчен Украинага хәрби ярдәмне арттырырга кирәк ди.

🛑Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG