Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Фәләстиннәргә ярдәм итү өчен Төркия Израилгә барып керергә мөмкин


Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган

"Израил Фәләстин белән мондый башка сыймаслык гамәлләрне кыла алмасын өчен, без бик көчле булырга тиеш. Карабахка, Ливиягә барып кергән кебек үк, без алар белән дә шул ук эшне эшли алыр идек", дигән Эрдоган.

Фәләстинннәргә ярдәм итү өчен Төркия Израилгә барып керергә мөмкин, ул моны элегрәк Ливиядә һәм Таулы Карабахта эшләгән иде инде, дип белдерде кичә, 28 июльдә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган. Шул ук вакытта Эрдоган моның нинди тыкшыну булачагын төгәл генә әйтмәде, дип яза Reuters.

Ул Ризедә үзенең АK фиркасе (Гаделлек һәм үсеш фиркасе) утырышында чыгыш ясаган. Израилнең Газзә сызыгына һөҗүмен моңарчы да нык тәнкыйтьләгән Эрдоган, Төркиянең саклану сәнәгатен мактаган чыгышында Газзәдәге вакыйгалар турында сөйли башлаган.

"Израил Фәләстин белән мондый башка сыймаслык гамәлләрне кыла алмасын өчен, без бик көчле булырга тиеш. Карабахка, Ливиягә барып кергән кебек үк, без алар белән дә шул ук эшне эшли алыр идек", дигән Эрдоган.

Соңрак фирка вәкилләре Эрдоганның әйткәннәре белән бәйле күбрәк мәгълүмат бирү үтенеченә җавап бирмәгән.

Эрдоган сүзләреннән аңлашылганча, "без" дип Төркияне түгел, ә мөселман дөньясын атый.

2020 елда Әнкара Ливиянең БМО таныган хөкүмәтен хуплау өчен үзенең гаскәрләрен Ливиягә җибәрде. Таулы Карабахка килгәндә исә, Төркия бу төбәктә Азәрбайҗанның хәрби операцияләрендә үзенең турыдан-туры катнашуын кире каккан иде, дип яза Reuters. Шул ук вакытта узган ел төрек хакимиятләре якын беректәшенә ярдәм итү өчен бөтен чараларны, шул исәптән гаскәрләрне әзерләүдә ярдәмне дә куллана, дип белдерде.

  • Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС отрядлары Израилнең көньягына һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 250 дән артык кеше тотык итеп алынды.
  • Ноябрьдә аларның бер өлешен Израил төрмәләрендә утырган фәләстиннәргә алмаштыру юлы белән азат иттеләр. Тик ХӘМӘС кулында әле дә 100ләп тотык кала бирә. Аларның бер өлешенең инде үлгән булуы да бар.
  • Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү. Газзә сызыгындагы меңләгән кешеләр өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Хәрби хәрәкәтләр зур җимереклекләргә, корбаннарга китерде. ХӘМӘС оешмалары 35 меңнән артык кеше үлде ди, бу саннарга бәйсез раслау юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG