Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җинаять мәхкәмәсе Шойгу белән Герсимовны кулга алу карары чыгарды


Сергей Шойгу
Сергей Шойгу

Аларның икесен дә Русиянең Украинага каршы сугышы барышында җинаятьләр кылуда гаеплиләр. Аерым алганда мәхкәмә фаразынча, Шойгу белән Герасимов кимендә 2022 елның 10 октябреннән 2023 елның 9 мартына кадәр Украина энергетика инфраструктурасына ракет һөҗүмнәре ясалуга җаваплы.

Бүген, 25 июньдә Халыкара җинаять мәхкәмәсе Русиянең элекке саклану министры Сергей Шойгуны һәм Русия баш штабы җитәкчесе Валерий Герасимовны кулга алу карары чыгарды.

Аларның икесен дә Русиянең Украинага каршы сугышы барышында җинаятьләр кылуда гаеплиләр. Халыкара җинаять мәхкәмәсе хәбәрендә әйтелгәнчә, бу карарү сивил объктларга һөҗүм ясау һәм тыныч халыкка артык зур зыян салу кебек сугыш җинаятьләре ихтималы белән бәйле чыгарылган.

Шулай ук Халыкара җинаять мәхкәмәсе хәбәрендә Украинада кешелеккә каршы җинаятьләр турында да телгә алына.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе хөкемдарлары искәртүенчә, Шойгу белән Герасимов яки бу һөҗүмнәрне ясарга боерыклар биргән, яки үзләре җитәкчелек иткән көчләрне тиешенчә контрольдә тотарга сәләтсез булган дип фаразларлык нигезләр җитәрлек.

Аерым алганда мәхкәмә фаразынча, Шойгу белән Герасимов кимендә 2022 елның 10 октябреннән 2023 елның 9 мартына кадәр Украина энергетика инфраструктурасына ракет һөҗүмнәре ясалуга җаваплы.

"Бу вакыт эчендә Русия кораллы көчләре Украинаның төрле өлешләрендәге күп санлы электр станцияләренә һәм подстанцияләргә күп санда һөҗүмнәр ясады", дип белдергәннәр мәхкәмәдә.

Русия иминлек шурасында Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Сергей Шойгуга карата чыгарган карарын әһәмиятсез диделәр. "Бу һаваны селкетү генә, чөнки Халыкара җинаять мәхкәмәсе юрисдикциясе Русиягә кагылмый һәм бу карар Көнбатышның безнең илгә каршы һибрид сугышы кысаларында кабул ителде", дип искәрттеләр Русия иминлек шурасы идарәсе матбугат хезмәтендә.

  • Мартта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русия Халыкара җинаять мәхкәмәсе карарларын танымый, дип белдерде. "Без статутта катнашмыйбыз, без моны танымыйбыз", дигән иде ул журналистларга.
  • Былтыр 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Русия хакимиятләре исә балаларны хәрби хәрәкәтләрдән "коткардык" дип ышандыра һәм әти-әниләре яки кайгырту-күзәтүгә алучылары мөрәҗәгать итсә, кире кайтарырга әзер булуларын әйтә.
  • 2024 елның маенда Путин Шойгуны саклану министры вазифасыннан алды. Ул иминлек шурасына билгеләнде. Сергей Шойгу саклану министры булып 2012 елдан бирле эшләде. Яңа министр итеп элекке беренче вице-премьер Андрей Белоусовны куйдылар, ул һөнәре белән иктисадчы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG