Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җир шарындагы иң зур сазлык яна, меңләгән хайван үлә


Пантаналда янгын, 2024 елның июне
Пантаналда янгын, 2024 елның июне

Хакимиятләр янгынны сүндермәкче була, тик җил аны кабат кабыза.

Җир шарындагы иң зур сазлык – Көньяк Америкада урнашкан Пантанал ут эчендә. Меңләгән хайван үлә, хастаханәләр тын юлы авырулары белән килгән хасталар белән тулган. Вазгыятьне The Guardian күзәтә.

Быел беренче яртыеллыкта, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Пантаналда янгыннарның мәйданы 1500 процентка арткан.

Быел 760 меңнән артык һектар янган, бу сазлыкның гомуми мәйданының якынча биш проценты. Сазлыкның күп өлеше Бразилиядә урнашкан.

Пантаналда ике мең төрдән артык үсемлек үсә, хайваннарның дистә меңнән артык төре яши. Шулар арасында үлеп баручылар рәтенә керә торган гигант кама (выдра), сазлык боланнары да бар.

Волонтёрлар соңгы атнада гына да "йөзләгән үле хайван" күрүен сөйли. "Сөйрәлүчеләр, еланнар, бакалар - чаба белми торган хайваннарның котылырга бер мөмкинлеге дә юк", ди хайваннарны янгыннан коткаручы ихтыяриларның берсе. Маймыллар төтен сулап үлә, ягуарлар каты пешеп яралана.

Җирле хастаханәләргә тын юллары чирләре белән авырулар күп килә - аеруча төтеннән балалар һәм картлар зыян күрә. Хакимиятләр янгынны сүндермәкче була, тик җил аны кабат кабыза ди урында яшәүчеләр.

Җәйге чорда Пантанал су белән туена, ә кышын корый. Шулай да климат кризисы моны үзгәрткән: быел сазлыкка яңгырлар аз яуган, ә янгыннар бер ай иртәрәк башланган.

1985 елдан Пантанал үзенең мәйданының 68 процентын югалткан. Белгечләр 2024 ел соңгы дистә еллар арасында иң җимергече булыр дип курка.

"Пантанал корыганнан корый. Элек аны алты айга су баса иде, хәзер ике-өч айга гына" ди SOS Pantanal биологы Густаво Фигейроа.

  • Сазлыктагы күпчелек янгыннар кеше аркасында чыга. Пантаналның 90 процент җире шәхси кулларда - хуҗалар терлек өчен җирне чистартырга дип коры үләнне яндыра. Алар гасырлар буе шулай эшләгән. Элек сазлыкта җыелган су янгыннарның таралуына юл куймаган, әмма хәзер утны бер нәрсә дә туктатып тора алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG