Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры яңа бинага октябрь азагында күчәчәк


Яңа бинада театр хезмәткәрләре һәм спектакльләр саны артыр дип көтелә.

Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яңа бинага октябрь ае азагында күчәргә җыена. Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, быелгы 119нчы сезон хәзерге бинада соңгысы булачак.

— Республикабызның рәисе аның вакытын әйтте, яңа бинага октябрь азагында күчәргә тиешбез. Мин уйлыйм, бу чын сүз, — диде ул.

Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, яңа бинада спектакльләр саны артачак. Тамашалар 4 мәйданда куелачак. Шулай ук театрның хезмәткәрләре, шул исәптән артистлар саны күбәер дип көтелә. Баш режиссер әйтүенчә, яңа уенчыларны кастинг аша җәлеп итәчәкләр, ләкин башка татар театрларыннан артистлар эшкә алынмаячак.

Яңа сезонда Камал театры берничә премьера тәкъдим итәчәк, ләкин аларның барысы да тамашачы хозурына яңа бинада күрсәтеләчәк. Режиссер Айдар Җәббаров — җырчы Әлфия Авзалова турында "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл", яшь режиссер Аскар Галимов Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре нигезендә спектакль әзерли.

Шулай ук Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым", Туфан Миңнуллинның "Ир-егетләр" әсәренә алынырга телиләр. Яңа бинаның шәрык залында төрек режиссеры Мустафа Курт спектакль тәкъдим итәчәк. Язучы Зөлфәт Хәкимнең "Әүлия кабере" әсәренә мөрәҗәгать итәчәргә җыеналар. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев Галиәсгар Камалның "Бәхетсез егет" әсәрен сәхнәләштерергә тели.

Моңа кадәр Камал театры режиссер Айдар Җаббаровның "1552" дип аталган спектаклен әзерләмәскә булуы хәбәр ителде. Ул "Хуш, авылым" спектакленең өченче өлеше булырга тиеш иде. Мондый карарны Камал театры үзе кабул итмәгән, ә "югары кабинетларда" киңәш иткәннәр, дип яздылар.

• Камал театрының төзелеше 2023 елның февраль аенда башланды. Яңа бинаны 2025 елга төзеп бетерергә теләгәннәр иде. Әмма бина быелның октябренә — БРИКС җыенына кадәр төзеп бетерергә җыеналар.
• Аның чыгымнары 7-12 млрд сумга басыр дип әйтелде. Бина 8 катлы булачак. Театрда 544 кеше эшләячәк, тамашаларны берьюлы 1,2 мең кеше карый алачак дип көтелә. Бинаны япон проектына нигезләнеп төзиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG