Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда БРИКС уеннарын оештыруга 1,2 миллиард сум тотканнар


200 млн сумны Татарстан бюджетыннан алганнар, калганын федераль үзәк биргән. Моңа спорт объектларын һәм шәһәр инфраструктурасын төзекләндерүгә киткән чыгымнар керми.

Казанда БРИКС уеннарын оештыруга 1 млрд 200 млн сум тотканнар. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Аның сүзләренчә, 1 млрд сумны федераль бюджет бүлеп биргән, ә калган 200 млн сумын Татарстан түләгән. Моңа спорт объектларын һәм шәһәр инфраструктурасын төзекләндерүгә киткән чыгымнар керми.

— Яңа проект өчен бу начар саннар түгел, без моңа сыештык. Беркемгә дә билетлар сатып алмадык. Безгә килүчеләр боларны үз кесәләреннән түләде, ә чикләүләр кертелгән шартларда Русиягә килеп җитүнең ничек авыр булуын аңлыйсыздыр. Безгә спортчыларын җибәргән илләргә рәхмәт әйтергә кирәк, дигән Леонов.

Министр биргән белешмәләргә күрә, БРИКС уеннарында 82 илдән 5,6 мең спортчы катнашкан. Ачылу тантанасында 90 нан артык дәүләттән, шул исәптән Русия белән "дус булмаган" Британия, Франция кебек илләрдән дә вәкилләр булачак диелгән иде.

Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Игорь Сәләхетдинов сүзләренчә, БРИКС уеннары һәм җыены маршрутларын төзекләндерүгә 7,9 миллиард сум бирелгән, шуларның 6,1 млрды юлларга тотылган, калганнары җәмәгать урыннарына.

  • Татарстан башкаласында БРИКС уеннары 12-23 июньдә үтте.
  • Бу чара Русия Украинага каршы сугыш алып барган чорда узды. Халыкара Олимпия комитеты һәм абруйлы оешмалар бу турнирны танымавын белдерде. Иң оста спортчылар да ярышларга килмәде. Шулай да, Казан бу чарага ныклап әзерләнде. Турнир вакытына хәмер сатуны тыю, юлларны ябу, Кабан күлендә көймәдә йөзүне тыю кебек төрле чикләүләр кертелде. Бу юлы уеннарда татарча көрәшне күзәтеп булды һәм ахырдан спортчыларны Сабантуйга алып бардылар.

Белешмә: БРИКС

БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.

2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.

БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага нигездә үсеш алучы илләре керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG