Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париждагы Паралимпия уеннарында Русиядән 88 спортчы катнаша


Паралимпия уеннарының ачылу тантанасы
Паралимпия уеннарының ачылу тантанасы

Алар нейтраль статуста ярыша. Паралимпиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарында исә аларга тамашачы буларак кына катнашу рөхсәт ителгән.

Парижда 2024 елгы Паралимпия уеннары ачылды. Алар 8 сентябрьгә кадәр барачак. Спортның 22 төрендә 549 бүләк уйнатыла.

Паралимпия уеннарының ачылышы да Олимпиаданыкы кебек үк стадионда түгел, Париж үзәгендә узды.

Тантананы Франция президенты Эммануэль Макрон һәм Халыкара паралимпия комитеты җитәкчесе Эндрю Парсонс ачып җибәрде.

Чарага җыелучылар Украина спортчыларын аеруча көчле тавышлар белән сәламләде, ә кемнәрдер аларны аягүрә алкышлады, дип искәртә ВВС-ның урыс хезмәте.

Парижда 11 көн буе барачак ярышларга 185 делегациядән 4,5 меңгә якын спортчы җыелган, бу моңарчы булмаган иң зур күрсәткеч, дип яза Le Figaro.

Русия спортчылары Уеннарда нейтраль статуста катнаша. Ярышларга барлыгы 88 русиялене үткәргәннәр. Паралимпиада ачылышы һәм ябылышы тантаналарында алар бары тик тамашачы буларак кына катнаша ала. Элегрәк Русия Паралимпия комитеты президенты Павел Рожков Русия спортчылары ачылыш тантанасына бармаячак, дигән иде.

2021 елда Токиода узган Паралимпиада уеннарында Русия җыелма такымы дүртенче урын алды. 2022 елда Пекинда үткән кышкы Паралимпиадага (ул Мәскәү Украинага каршы сугыш башлап ике атна үткәч башланып киткән иде) Русия спортчыларын кертмәделәр.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Халыкара паралимпия комитеты Русия белән Беларуска каршы чикләүләр кертте.
  • Быел мартта комитет якында Парижда узачак Паралимпиадада Русия белән Беларус спортчылары бары тик шәхси дисциплиналарда гына катнаша алачак, дип игълан итте.
  • Алар нейтраль байрак астында чыгыш ясаячак, әгәр җиңсәләр илләренең гимны түгел, Халыкара паралимпия комитеты гимны яңгыраячак.
  • Паралимпия уеннары - 1960 елдан бирле шушы исем белән уза һәм анда инвалидлыгы булган спортчылар көч сынаша. Уеннар програмында спортның традицион төрләре дә, инвалидлыгы булган спортчылар өчен махсус әзерләнгән спорт төрләре дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG