Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда ХӘМӘС лидеры Исмаил Хәния үтерелгән


Исмаил Хания
Исмаил Хания

"Әл-Хәдәс" телеканалы чыганаклары әйтүенчә, Исмаил Хәния Тәһран вакыты белән төнге сәгать икедә, "үз ятагында булган вакытта", өенә ракет төшүдән үлгән.

Фәләстиннең ХӘМӘС радикаль төркеме (АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип табылган) Израил ясаган һөҗүмдә, Тәһрандагы сараенда ХӘМӘСнең сәяси лидеры Исмаил Хәния үтерелүен белдерде.

Хәниянең үлүе турында Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы да җиткерде.

Mehr агентлыгы хәбәр итүенчә, сарайга һөҗүм ясалганнан соң, Хәния һәм аның бер тән сакчысы "газаплы үлемне кабул иткән".

Бу һөҗүмнең ничек ясалуын әлегә ХӘМӘС аңлатмады. Кайбер гарәп медиалары хәбәрләрендә әйтелгән, расланмаган мәгълүматларга күрә, Хәния ракет төшүе нәтиҗәсендә үлгән.

Алдагы көнне генә - 30 июльдә Хәния Иранның яңа президенты - Мәсүд Пезешкианның инаугурациясе тантанасында катнашкан булган.

Иран Хәнияның ничек үтерелүе турында нечкәлекләр китермәде, ә Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы һөҗүм тикшерелә диде.

"Әл-Хәдәс" телеканалы чыганаклары әйтүенчә, Исмаил Хәния Тәһран вакыты белән төнге сәгать икедә, "үз ятагында булган вакытта", өенә ракет төшүдән үлгән.

ХӘМӘС моны "мәкерле" һөҗүм дип атады. Иран дәүләт телевидениесе аналитиклары һөҗүмдә шундук Израилне гаепли башлады, дип искәртә The Times of Israel.

Әлегә Израил хакимиятләре һәм хәрбиләре Хәниянең үлеме белән бәйле белдерү ясамады.

  • Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итте. Шул вакыттан бирле Израил Газзә сызыгында "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү.
  • ХӘМӘС вәкилләре Ханияга һөҗүм - низагның киеренкеләшүен аңлатачак һәм "җавапсыз калмаячак" дип белдергән иде. Төрле фәләстин оешмалары үзләренең тарафдарларын Ханияның үтерелүе белән бәйле рәвештә протест белдерергә демонстрацияләргә чыгарга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG