Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан чит илләрдә сәүдә вәкиллекләренең санын киметкән


Татарстан байрагы. Иллюстратив фото
Татарстан байрагы. Иллюстратив фото

"Бизнес Online" искәртүенчә, Татарстанның Кубадагы, Франциядәге һәм АКШтагы вәкиллекләре исемлектә юк. "Аларның язмышы турында әйтелми, ябылулары хакында мәгълүмат булмады", дип искәртә басма.

Чит илләрдә Татарстанның 6 сәүдә вәкиллеге һәм 5 вәкаләтле, шулай ук даими вәкиллеге эшли. Бу хакта "Бизнес Online"га республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә әйткәннәр. 2023 елның гыйнварында гына аларның гомуми саны 16 булган.

Татарстанның сәүдә вәкиллекләре Беларуста, Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Кытайда, Лейпцигта (Германия), Чехиядә һәм Швейцариядә бар.

Вәкаләтле һәм даими вәкиллекләре исә Казакъстанда, Төркиядә, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда һәм Азәрбайҗанда эшли.

"Бизнес Online" искәртүенчә, Татарстанның Кубадагы, Франциядәге һәм АКШтагы вәкиллекләре исемлектә юк. "Аларның язмышы турында әйтелми, ябылулары хакында мәгълүмат булмады", дип искәртә басма.

Былтыр декабрьдә Татарстан Украинадагы вәкиллеген япкан иде. Ә быел июньдә Татарстан хакимиятләре Финляндиядәге сәүдә-икътисади вәкиле дигән вазифаны бетерде.

Шул ук вакытта басма республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан нинди илләрдә вәкиллекләр ачу ниятләре бар дип белешкән. Министрлык вәкилләре әйтүенчә, Татарстан Азия, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше анализын өйрәнә.

  • 2022 елда Татарстан сәүдә-сәнәгать министры Олег Коробченко, санкцияләргә карамастан, Татарстан Европа илләре белән хезмәттәшлек итүне туктатмый дип белдерде. Ул республиканың Чехия, Франция, Германия, Финляндия, Швейцария һәм Япониядә вәкиллекләре эшләп килүен әйтте.
  • "(Европа белән) мөнәсәбәтләр яхшыргач, эшне торгызырбыз әле дип әйтергә була… 2-3 елдан соң мөнәсәбәтләрне кабат корырга туры киләчәк", дигән иде ул.
  • Былтыр Татарстан Дәүләт шурасында дус булмаган илләрнең тугандаш шәһәрләре белән килешүләрне өзәргә чакырдылар. Бу тәкъдимне республика парламентының 40нчы утырышында КПРФ депутаты Альберт Яһудин ясады. "Дус булмаган" илләрнең Русиягә каршы сәясәте тугандаш шәһәрләргә дә барып җитте. Бу илләрдәге шәһәрләр белән бөтен килешүләрне өзәргә кирәк", дип белдерде ул. Тәкъдимне Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады.
  • Тик Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Хәзерге шартларда вәкиллекләрне ябу – моңарчы җайга салынган элемтәләрне тулысынча өзүгә китерәчәк, ә киләчәктә аларны торгызу бик авыр булачак", дип җавап биргәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG