"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең соңгы чыгарылышында Төркиянең Мәрсин шәһәрендә яшәүче Әдилә Әхмәтова белән сөйләштек. Ул Казанда танылып килүче җырчы, үзенең вокал студиясен дә ачып җибәргән иде. Ләкин ире белән Татарстаннан китәргә карар иткәннәр һәм бер ел чамасы инде читтә яшиләр. Әдилә сагышны ничек басуы, Казанны сагынсалар да ни өчен читтә яшәүләре, мөһаҗирлекне ничек кичерүләре турында сөйләде.
— Әдилә ханым, Мәрсинда яшәп ятучы татарлар күп, алар арасында сез дә бар. Читтә яшәвегезгә бер ел тулды, сез үзегезне мөһаҗир дип саныйсызмы? Гомумән, үзегезне кем дип саныйсыз?
— Бөтен дөнья безнең кулларда дип уйлыйм. Дөньяның бар җиренә дә барыр идем. Рәсми рәвештә, бәлки, мин — мөһаҗирдер, әмма күңелемдә мин —сәяхәтче.
— Мөһаҗир, релокантлар турында сүз бик күп булды инде. Үзен мөһаҗир дип танымаучылар да шактый булды. Мәсәлән, үземнең мөһаҗир булуымны тану миңа бик авырга килде. Ул әле дә кабул ителми бугай ул, күңелдә ниндидер каршылык бар. Сез үзегезне сәяхәтче дип кабул итәсез, бу бер урында яшәп алып күчеп йөрү дигән сүзме?
– Әйе. Без һәрвакыт маҗараларга әзер һәм бу — беренче тукталыштыр.
— Узган еллардагы вакыйгалар күп кешене кискен адымнарга барырга мәҗбүр итте. Ә сезнең бу алдан уйлап эшләнгән эш идеме? Кайчан да булса китәрмен, чит илдә яшәрмен дигән уй бар идеме?
— Әйе, без ирем белән алдан уйлаган идек, ләкин бу хәл шулай тиз булыр, тиз тормышка ашар дип уйламадык.
— Кайчан да булса китәрмен дигән уй миндә дә тумады, Казанда яшәү рәхәт иде. Кайсы автобуска утырсам да таныйлар, хәтта акчам онытылган чакларда мине күреп белгән кондукторлар: "Ярар, иртәгә бирерсез", дия иде. Ул минем үз җирем, үз шәһәрем иде. Сәяхәтләргә бара идек, әмма кая да булса китеп яшәү турындагы уй башыма да керми иде. Казан минем өчен алдынгы шәһәр. Анда бар нәрсә бар. Уңайлылык ягыннан да Нью-Йорк шәһәреннән калышмый идек. Һәм, әлбәттә, татар-мөселман мохите бик җиңел, рәхәт иде. Шуңа күрә каядыр китәрмен дип күз алдыма да килмәде, чыгып китүем мәҗбүри булды.
— Без дә болай тиз булыр дип уйламаган идек. Төркиядә хәзер минем дә шулай: томат, алма алсам, акчам җитеп бетмәсә: "Ярар, аннары бирерсең", диләр. Монда яшәп киттек, тормыш үз көенә кайтты. Күченеп йөрү безнең өчен яңа әйбер түгел, һәр биш ел саен, без яңа шәһәрдә яши башлап, тормышны гел яңа биттән яза башларга күнектек. Мин Түбән Камада туып үстем, аннары Петербурда укыдым, аннары Казанда биш ел яшәп калдык. Хәзер Мәрсиндә. Һәрвакыт күчмә тормышта булдык дип саныйм.
— Ни өчен Мәрсин? Миннән дә: "Нигә нәкъ менә Истанбул?" дип сорыйлар, ләкин бу аңлашыла инде – моннан туры очышлар да бар.
— Башта Мәрсингә безнең дустыбыз китте. Ул шәһәр турында сөйләде һәм аның артыннан без дә киттек. Безгә монда бик ошады. Мәрсин бик матур шәһәр. Диңгезе дә бар, табигате дә матур, тарихи урыннары да күп. Шулай без монда калдык.
— Мәрсин бу мөһаҗирлек дулкынында бик үзенчәлекле шәһәр булды. Мин Казанда аралашкан кешеләрнең яртысы диярлек шул шәһәргә китте. Укытучылар, рәссамнәр, язучылар, татар әсәрләрен сәхнәләштергән режиссерлар, тел активистлары шунда иде. Ул икенче Казан кебек күз алдына килә башлады.
— Әйе, без килгәч, монда бик күп татарларны таптык. Без яшәгән бәләкәй генә шәһәрдә бик күп татар сөйләмен ишетәм. Килгәч тә моңа шаккаттым. Без монда бер ел яшибез, бергә яңа елларны, туган көннәрне үткрәдек. Бер-беребезгә кунакка йөрдек, шуңа бу мохиткә кереп китү бик җиңел булды.
— Мәрсиндә татар мохитен туплау ничегрәк барды? Яңа кешеләрне, ә бәлки, күчеп киткән таныш-белешәләрегезне эзләдегезме?
— Боларның барысы да кешенең үзеннән тора. Ачык булсаң, кешеләрне табарга була. Ләкин без монда күчкәндә Эльза Нәбиуллина биредә иде, ул бар татарларны үз янына җыйды. Мин монда бик күп сәләтле кешеләр белән таныштым.
— Миңа сезнең халәтегез кызык. Ирегез читтән торып та эшли ала, ә сез – татар җырчысы, аудиториягез – Татарстан, Казан кешеләре, татар җырын тыңлаучылар. Сезнең вокал мәктәбегез бар иде һәм җырларга өйрәтә идегез. Һәм шалт: бер көнне болар бар да юкка чыкты. Җырчы буларак, халәтегез нинди иде? Тасвирлый аласызмы?
— Миңа шулкадәр авыр булды дип әйтә алмыйм, чөнки бер ел декретта утырдым һәм күп вакытым өйдә узды. Шуңа мин бу авырлыкны тулаем сизмәдем. Әлбәттә, сагынам. Казанны, сәхнәне, дусларымны, туганнарымны сагынам. Минемчә дә Казан – иң матур шәһәр. Безнең вокал мәктәбе бар иде, әйе, без аны яптык. Хәзер минем дә бар эшем интернетта. Үзем алып барган блог миңа көч бирә.
— Миңа иң еш бирелгән сорау: "Сагынасыңмы?" Төрле халәт була, билгеле. Сагынган чаклар да була, эшкә чумып, ул сагыш хисе басылган вакыт та була. Сез сагышны басар өчен нишлисез?
— Беренчедән, монда диңгез бар, шунда йөрибез. Табигатьтә булырга тырышабыз, яңа тарихи урыннарга йөрибез. Бу яңа эмоцияләр ярдәм итә. Монда яңа дуслар таптык, алар да зур ярдәм. Бар татар яңалыкларын укып белеп торабыз.
— Читтә булсак та, Казандагы вакыйгалар белән яшибез, шулаймы?
— Әйе. Ә сезгә нәрсә ярдәм итә?
— Күбрәк эш белән онытылам. Элеккеге мөһаҗирләр белән безнең хәлне чагыштырырга тырышам. Ул вакытта интернет булмаган, хатлар еллар буе барган. Алар сагышны ничек баскан икән? Миңа калса, аларның кайберләре йөрәкләре өзелеп тә үлгәндер. Ә хәзер интернетны ачып, туганнар белән сөйләшеп, кем нәрсә ашады, кая барды – барысын да белеп торып була. Ул яктан Аллаһка шөкер. Инде интернетны гына сүндермәсеннәр.
— Читкә киткән кешеләргә төрлечә бәя бирелде. Пропагандада: "Хыянәтчеләр китте, безнең ил чистарынып калды", дигән сүзләр әйтелә. Сез туганнарыгыздан, якыннарыгыздан андый сүз ишеттегезме? Акчалары беткәч кайтырлар, диючеләр дә булды. Якыннарыгыз читкә күченүегезгә нинди бәя бирде?
— Нигездә, барысы да шаккатты. Әби-бабайларга шок булды, алар безне китәр дип уйламады да. Әти-әниләр хуплады, барыгыз, диделәр. Сезнең акчагыз бармы соң, дигән сорау – иң популяр сораулар рәтендә. Алар борчыла.
— Финанс яктан ничегрәк, анысын да әйтегез инде.
— Беләсезме, мин бу якны бик белмим, моны иремнән сорарга кирәк. Миңа ул яктан рәхәт.
— Төркия — Төркия инде ул, әмма безнең тормышка карашлар бертөрле түгел. Без тел һәм дин ягыннан якын, ләкин менталиттета барыбер аерымалар бар. Моны ничегрәк кичердегез? Иң кыены нәрсә булды? Һәм мөһаҗирлектә әле дә кабул итмәгән әйберегез нәрсә?
— Миңа аларның юллардагы хәрәкәте ошамый. Юлда йөрү кагыйдәләрен берәү дә белми кебек һәм бу миңа ошамый. Шуның өчен аларга гел ачуланам. Бала белән арба тартып йөрим һәм ачуланам. Без бит төрек кешеләре белән якыннан дус түгел, дуслашып кына аның менталитет нечкәлекләрен беләсең. Без — татарлар, руслар белән аралашабыз, сөйләшәбез, шуннан аларны якыннан беләсең. Ә менә төрекләрнең менталитет нечкәлекләрен тулаем белеп бетермим дип уйлыйм. Безгә төрекләрнең гел елмаеп яшәве генә күренә һәм әлегә барысы да ошый.
— Казанга без чат ябыштык, чөнки анда татарлык бар иде. Татар мохите булдырырга, татарлыкны үстерергә тырыштык, үз өлешебезне керттек. Хәзер без читтә. Сиңа елмаеп карыйлар, елмаеп кабул итәләр, әмма телисеңме-теләмисеңме син чит илдә һәм чит җирдә. Шушы миллионлаган кешеле шәһәрдә үзеңне ком бөртеге кебек хис итәсең. Сезнең балагыз бар. Татарлыкны саклау, татарлыкны үстерү өчен сез нәрсәләр эшлисез? Бу да зур проблем бит.
— Без бала белән татарча сөйләшергә тырышабыз, китаплар укыйбыз. Дусларыбыз безгә Казаннан бик күп татар китаплары алып килде. Арада "Су анасы", "Шүрәле" дә бар, татарча әлифба да алып килгәннәр. Улыбыз татар сүзләрен генә әйтә. Мультфильмнардан гына "мама" белән "папа" дигәнне ишетте дә, элек "әни", "әти" дип әйткән булса, хәзер "мама-папа" дия башлады. Без аңа "әни" дип әйт, "әти" дип әйт дип гел төзәтеп торабыз. Сәйдә Мөхәммәтҗанованың яңа альбомы чыкты, без шуны тыңлап, улым белән биибез. Өйдә татар киноларын, спектакльләрен карыйбыз. Татарлар белән аралашабыз. Ирем әйтә, без Татарстанны үзебез белән йөртәбез, ди. Татарстан ул кайдадыр түгел, ә йөрәктә, без кайда булсак – шунда татар дөньясы.
— Милли код бар, дибез бит инде. Сезнең өчен ул нәрсә? Татарлык сезгә тел аша керәме, әллә башка ягы бармы? Сезнең өегездә татарлыкны белдерә торган ниләр бар?
— Татарча китаплар, безнең милли күлмәкләр, калфак бар. Калфакны Казаннан алып килдем. Иремнең түбәтәе бар. Безнең өйдә Татарстан әләме эленеп тора. Милли ашлар: кыстыбый, бәлеш, токмач ашы пешерәм.
— Чит илдә татар булып калу мөмкинме? Күзәтүләремә күрә, читкә киткән татарларның икенче буыны булмаса да, өченче буыны барыбер, кайда яшәвенә карамастан, йә төрекләшә, йә американга әйләнә, йә европалаша. Сез улыгызның татарлыгын саклап кала алырсызмы? Сездә нинди теләкләр, нинди уйлар?
— Әйе, татар телен сакларга бик телим. Улым татар телендә сөйләшмәсә дә, ул аңа киләчәктә барыбер ярдәм итәчәк. Без хәзер Төркиядә, ягъни чит илдә яшибез һәм татар телен белү безгә бик ярдәм итә.
— Сезне кем дип кабул итәләр, урыс дипме?
— Без Татарстаннан дип әйтәбез. Алар төркиләр, мөселман диләр.
— Сезнең инде бер еллык мөһаҗирлек тәҗрибәгез бар. Кызыгып караучылар бармы? Әллә, киттеләр дә интегеп яшиләр дип карыйлармы? Сезнең кебек китәсебез килә, өйрәтегез әле, диләрме?
— Әйе, кызыгып караучылар бар. Алар сорый, мин ничек бар, шулай җавап бирәм, алар нишләргә икәнен аннары үзләре уйлап бетерә инде.
— Нәрсә дип җавап бирәсең? Килә күрмәгез, дисеңме?
— Юк, мин бар нечкәлеләрен, уңай һәм тискәре якларын санап чыгам. Килегез дип әйтмим, чөнки аннары җаваплылыкны башка кешегә аударып калдырулары бар.
— Нәрсәсе кыен дип әйтәсез? Мин үзем мондагы коточкыч инфляцияне, бар әйбернең бик кыйммәт булуын әйтәм. Читтән торып эшләү мөмкинлеге юк икән, кешегә бик авыр булачак.
— Әйе, мин дә шулай дип әйтәм. Аренда да бик кыйбат, дим.
— Бу мөһаҗирлекне ничек кичерәсез. Позитив сөйлисез, бар әйбергә оптимизм белән карыйсыз. Мин дә шундый. Ләкин күңелдә ничек кичерәсез?
— Мин үз гаиләм белән, ирем белән балам янымда. Очкычлар очып тора, бирегә рейслар бар. Теләсә, туганнарыбыз да, дусларыбыз да килә ала. Әни, әби-бабай, туганнар, дуслар да кунакка килеп китте инде. Минем блог, аңа язылучыларым миңа көч бирә. Җырлыйм да. Миңа күп язалар, директта төрле темаларга сөйләшәбез. Кыенлыклар бар, авыр булырга мөмкин, ләкин монда беренче сорау мотивация дип уйлыйм. Мәсәлән, безнең балабыз бар һәм без аны ирекле дөньяда, яхшырак шартларда үстерергә телибез. Бу — безнең иң зур мотивация. Бу миңа да, иремә дә позитив уйлар һәм көч бирә. Без дә һәрвакыт позитив түгел, минем дә елаган чакларым була. Тик елап утырырга минем ун-унбиш минут кына вакытым бар, ә аннары инде бетте, алга барабыз. Яңадан үзеңне кулга аласың да, алга таба яшәвеңне дәвам итәсең.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум