Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада башкорт яшьләренең элекке лидеры Ринат Баимовның коймасын яндырганнар


Ринат Баимов. Архив фотосы
Ринат Баимов. Архив фотосы

17 июнь көнне "Ведомости" басмасына биргән әңгәмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Башкорт яшьләр берлеген "Башкорт" хәрәкәте белән бәйләгән иде.

Уфада Башкорт яшьләр берлегенең элекке лидеры Ринат Баимовның хуҗалыгында койманы яндырганнар. Ут төртүнең видеосын "БКХ" Telegram-каналы чыгарды. Берничә секундлык видеода койманың дөрләп януы күренә.

"Билгеле провокатор Ринат Баимовтан башладык. Видеода аның өе. Ринат башкорт халкына күп тапкыр каршы чыкты. Баймак вакыйгаларыннан соң башкортларга каршы репрессияләрне хуплап язды. Хәзер инде, Ринат, тыныч йоклый алмассың. Сез Миннияр Байгускарны җәфалап башына җиттегез. Рифат Даутны үтердегез. Күп башкортларны зинданга утырттыгыз. Без һәр башкорт өчен үч алачакбыз", дип яза Telegram-канал.

"Аспекты" басмасы Ринат Баимовка шалтраткан. Ул исә "өй тулы полиция" дип, сөйләшә алмавын әйткән.

Ут төртү видеосын чыгарган каналда исеме телгә алынган Миннияр Байгускаров — быел Баймак вакыйгаларыннан соң тоткарлангач үлгән кешеләрнең берсе. Ул Күгәрчен районының Качкын авылында яшәгән. Журналистлар иргә "басым булуын һәм аны үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерүләрен" — "аның асылынып үлүен" язды.

Рифат Даутов исә 25 гыйнварда Баймактагы каршылык чараларыннан соң тоткарланды, ә 26 гыйнварда туганнарына аның мәетен тану кирәк дип хәбәр иттеләр. Даутовны дүрт елга хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсынов белән бәйле протестларда катнашуда шикләнеп тоткарладылар. Медиалар аның тоткарланганнан соң автозакта үлүен язды. Кайбер төркемнәрдә исә ялган хәмердән агуланып үлгән дип яздылар. 6 февральдә, ОМОН һәм полиция контроле астында Рифат Даутовны җирләделәр.

Ринат Баимов Башкорт яшьләр берлеген аңа 1990 елда нигез салынганнан соң өч ел буе җитәкләп торды.

17 июнь көнне "Ведомости" басмасына биргән әңгәмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Башкорт яшьләр берлеген "Башкорт" хәрәкәте белән бәйләгән иде.


"2024 елның гыйнварында Башкортстанның иҗтимагый-сәяси һәм милләтара тормышы өчен мөһим вакыйгалар булды. Без беренче тапкыр милли оешмаларның республика хакимиятләрен шантажларга омтылуы тәмамлануын күрсәттек. Башкорт яшьләр берлеге дип аталып, соңрак "Күк-Бүре"гә, ә аннары "Башкорт"ка әйләнгән әйбернең тарихы бетте. Болар бар да бетте. "Башкорт" оешмасы экстремист дип танылды", дигән иде ул.

  • 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде.
  • Халыкта бик популяр булган Алсыновны яклап Башкортстанда бер атна эчендә барлыгы өч каршылык чарасы үтте. Беренче икесе 15 һәм 17 гыйнварда Баймакта үткән булса, 19 гыйнварда кешеләр Уфада Салават Юлаев һәйкәле янына җыелды.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG