Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта Әләзән мөәзинен үтергән "вагнерчы"ны гомерлек төрмәгә утыртуны сорыйлар


Ибраһим Исәнәевне җирләү. 23 апрель, 2024 ел.
Ибраһим Исәнәевне җирләү. 23 апрель, 2024 ел.

Петиция авторлары бу ир тагын сугышка китеп җәзадан котылып калырга, ә соңыннан кабат җинаять кылырга мөмкин дип сагая.

Сhange.org порталында Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 45 яшьлек мөәзине Ибраһим Исәнәевне үтергән иргә гомерлек төрмә бирүне таләп иткән петиция чыккан.

"16 апрельдә 20-21 сәгатьләр арасында Ульян өлкәсе Морат авылында яшәүче Хайров Раил Сарытау өлкәсенең Вольский районы Междуречье авылы янында йөрәгенә пычак кадап мөәзин Ибраһим Исәнәевне үтерә. Аңа кадәр ул аңа һөҗүм итә, кулын кисә, буа һәм үтергәннән соң Газель машинасын куып алып китә һәм соңрак бу машинаны яндыра. Исәнәевнең 300 мең сум акчасын ала. Исәнәевнең хатыны һәм өч баласы калды", дип башлана мөрәҗәгать.

Мөрәҗәгатьтә искәртелгәнчә, мөәзинне үтергән ир - Раил Хәйров моңарчы бер хөкем ителгән булган, колониядә утырган килеш "Вагнер"га ялланган, Украинадагы сугышка киткән һәм аннан соң иреккә чыккан. Петиция авторлары бу ир тагын сугышка китеп җәзадан котылып калырга, ә соңыннан кабат җинаять кылырга мөмкин дип сагая. Алар аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

"Әгәр Хайров кабат судан коры чыга алса, бу русияләрдә канәгатьсезлек дулкыны чыгарачак. Русияләр, шул исәптән балалар арасында шундый куркыныч җинаятьче-рецидивистлар йөриячәк дигән сүз, ә алар төрмәдә утырырга тиеш, аларның урыны шунда!", дип язылган петициядә.

Элегрәк Азатлык хәбәр иткәнчә, Хәйров элек тә авыр җинаятьләр кылган, шул исәптән ике тапкыр кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган. 2008 елны лом белән кеше башын тишкән өчен җиде елга төрмәгә утыртылса, 2019 елны бер ир кешене мылтыктан атып үтергәне һәм машинасын яндырганы өчен 11 ел 8 айга хөкем ителә. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка китә һәм Путин фәрманы белән ярлыкана. Шуннан соң кайтып Ульян өлкәсе Морат авылында яши башлый.

  • Пенза өлкәсе Урта Әләзәннең 45 яшьлек мөәзине, өч бала әтисе Ибраһим Исәнәев 16 апрельдә үзенең "Газель" машинасына арба тагып эре мөгезле терлек сатып алырга юлга чыга. Аның якынча 300-400 мең сум акчасы булган дип фаразлана. Шул ук көнне аның белән элемтә югала. Аның мәетен бары биш көннән соң табалар.
  • Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акчалар һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.
  • 2023 елның уртасында Путин Украинадагы сугыштан кайткан тоткыннарны ярлыкавын раслады. Алар арасында үтерүләр һәм башка авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр дә бар иде.
  • Хәйров кебек кешеләр, ягъни Украинадагы сугыштан кайтып җинаять кылучылар турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Мисал өчен, Башкортстанда сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән.
  • 2023 елның март-август айларында "Вагнер" белән сугышка киткән элекке тоткыннар Русиянең биш төбәгендә ким дигәндә 12 кешене үтерде, һәм тагын дүрт кеше көчләү корбаны булды. Бу хакта "Верстка" яза. Иң күп корбаннар Карелия республикасында, анда "вагнер"чы Игорь Сафонов һәм аның белән колониядә утырган дусты алты кешене үтерде. Башта бергә эчкән дүрт иптәшенә пычак кадап аларны яндырды, аннары икенче өйдә әтисе белән улын үтерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG