Accessibility links

Кайнар хәбәр

Володин Бастрыкинның Думаны "Дәүләт юләре" дип атавы халыкны кимсетте диде


Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

Бүген Бастрыкин депутатларны мигрантлар турында "яхшы кануннар" кабул итәргә чакырган һәм Русия думасын "Дәүләт юләре" дип атаган иде.

Бүген, 27 июньдә Петербур халыкара юридик форумы кысаларында Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин миграция сәясәтенә багышланган утырышта катнашты. Утырышта ул "Әйтегез әле, Русия думасында ниләр майтарыла? Анда бу проблемны яңа кануннар кабул итеп чишү белән кызыксыналармы? Безнең "Дәүләт Юләре" (Государственная Дура) кайчан яхшы кануннар кабул итәчәк?", диде ул.

Русия думасы рәисе Вячеслав Володин моңа соңрак җавап итеп, Бастрыкинның "Дәүләт Юләре" дигән сүзе Русия халкын кимсетте, чөнки депутатларны нәкъ менә халык сайлый, дип белдерде.

  • Бүгенге утырышта Бастрыкин Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә, дип тә әйткән иде. Русиядә ватандашлык алып та хәрби исәпкә басмаган 30 мең мигрантны ачыклаганнар. 10 меңен сугышка җибәргәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG