2024 елда без кемнәрне югалттык?

Your browser doesn’t support HTML5

2024 елда без кемнәрне югалттык?

Узып баручы елны күп сәясәтчеләр дә, милли хәрәкәт активистлары да, шагыйрь, язучылар җырчылар дә вафат булды. Бүген татар-башкорт дөньясында йолдыз булып балкып бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алабыз.

Дөньяда сугышлар туктамый, Украинада татар-башкорт корбаннары саны арта да арта. Башкорстанга да, Татарстанга да мәетләр күпләп кайта.

Татар-башкорт дөньясында 2023 елда да бакыйлыкка күчкән шәхесләр күп булды. Аларның һәрберсе уникаль, аларның күбесе — җәмгыять, милләт, тел, фән, сәнгать үсешенә күп көч һәм тырышлык куйган кешеләр. Кеше китә, җыры кала дигәндәй, ул шәхесләр арабыздан китеп барса да, аларның гамәлләре, хезмәтләре кала.

2024 елның иң зур югалтуы — ул Русия төрмәсендә сәясәтче Алексей Навальныйның кинәт кенә вафат булуы. Җомга көнне, 16 февраль бу хакта башта аерым медиалар кыяр кыймас кына языды, әмма соңыннан бу факт расланды. Навальның җәсаден аның әнисенә озак бирмичә интектерделәр, әнисе басым ясавы турында әйтте, хушлашу мәрасимен дә уздыртмауга каршылыклар тудырылды. Алексей Навальныйны җирләү мәрасименә меңләгән кеше килде, төнгә кадәр аның каберенә чәчәкләр салыр өчен берничә чакрымга сузылган чиратларда кешеләр торды. Чәчәкләр китерү берничә көн дәвам итте.

Быел татар дөньясын җырчы Зуля Камалова ташлап китте. Башта кешеләр аның чиргә каршы көрәшүен белеп тетрәнде, аңа ярдәмгә акча туплады, аннары аның вафат булу хәбәреннән сыкрады. Ул бик яшь иде, кинәт китүен аның тамашачычы бик авыр кичерде.

Шулай ук татар дөньясы соңгы юлга гомерен татар театрына фида иткән артист Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озатты. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләде, театр тормышыннан аерылмады. 86 яшендә вафат булды, Казанның татар зиратында җирләнде.

Шулай ук быел Башкортстанда гомер итеп иҗат иткән Фән Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озатылды. Галим һәм милли хәрәкәте ветераны Марат Рамазановның да гомере узып баручы елда өзелде.

Башкортсстнның халык шагыйре, башкорт иделогларның берсе Рәшит Шәкүр дә бакыйлыкка китте. Аңа 87 яшь иде, озак вакыт авырды.

Шулай ук 2024 елда вафат булучылар арасында башка танылган кешеләр дә бар:

Марат Рамазанов (1939-2024) — математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, БАССРның атказанган фән иясе, Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе.

Назыйм Ханзафаров (1937-2023). Әдәбиятчы, филология фәннәре докторы, Татарстан гербы идеясының авторы. Узган елның 31 декабрендә вафат булды. Нәкъ бәйрәм көнне.

Равил Шаммас (1930-2024). Башкортстаның халык шагыйре.

Рәфил Ногманов (1950-2024). Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Дәүләт шурасының элекке депутаты.

Әхмәт Галимов (1928-2024). Тарихчы, Мәскәүдәге татарларның иҗтимагый тормышында актив катнашкан шәхес.

Васил Ханнанов (1956 -2024). Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы.

Мидхәт Әбделмәнов (1938-2024). Шагыйрь, композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Розалина Шаһиева (1945-2024). Сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче.

Марина Юдкевич (1963-2024). Журналист.

Әхтәм Зарипов (1935-2024). Артист, режиссер һәм язучы.

Нурия Абдуллина (1957 -2024). Башкорт радиосы ветераны, журналист, җырчы, композитор.

Дөнья, Русия киңлегендә билгеле булучылар да бакыйлыкка күчте. Быел Дональд Сазерленд, Анук Эме, Василий Уткин, Александр Ширвинд, Анастасия Заворотнюк, Юрий Соломин, Светлана Светличная һәм башкалар.

Бүген һәрберсен искә алабыз, чөнки аларның һәрберсе уникаль шәхес, аларның күбесе — җәмгыять, милләт, тел, фән, сәнгать үсешенә күп көч һәм тырышлык куйган кешеләр. Кеше китә, җыры кала дигәндәй, ул шәхесләр арабыздан китеп барса да, аларның гамәлләре, хезмәтләре кала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!