Өч елдан артык төрмәдә утырган 47 яшьлек Андрей Кузнечик 12 февральдә Вильнюска килде.
Чиләбе өлкәсенең Карабаш авылы мәктәбендә укытучы-оештыручы булып эшләгән Павел Таланкин мәктәптәге барлык чараларны видеога төшереп барган һәм Америка режиссеры ярдәмендә документаль кино ясаган. Фильм "Сандэнс" бәйсез кино фестивалендә күрсәтелде. Таланкин чит илдә.
4 февраль көнне Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу белән сөйләшкән чагында Трамп Газзәдә яшәүчеләрнең күпчелеген гомерлеккә башка илләргә күчендерергә теләвен әйткән иде. Болай эшләгәндә АКШ Газзә сызыгын үз контроленә алып, аны харәбәләрдән чистарта, төзекләндерә алачак, диде Трамп.
Күпчелек очраклар Башкортстанда экоактивист Фаил Алсыновны эзәрлекләүләренә каршы үткән протестлар — "Баймак эше" белән бәйле. Алдагы ел белән чагыштырганда дәүләтнең экоактивистларга басымы кимегән. Белгечләр моны Русиядә барган золымнар аркасында протест чараларының әзәюе белән аңлата.
Мондый лагерьларда утыручыларны кабат фронтка җибәрергә мөмкиннәр. Юрга бүлгесендәге хәрбиләр әйтүенчә, аларны сугышка конвой астында, йөк ташый торган вагоннарда алып китмәкче булалар. "45нче елдагы кебек", ди хәрбиләр.
CBS News телеканалы һәлакәт булган урында эшләүче полиция хезмәткәренә сылтама белән судан 18 үлгән юлчының мәетләрен чыгаруларын җиткерә. Телеканал чыганагы әйтүенчә, әлегә һәлакәттә исән калучыларны тапмаганнар.
Шул хакта резолюция кабул ителде. Анда кырымтатарларга кылынган тарихи золымнар, аерым алганда 1944 елда булган сөргенлек, шулай ук хәзерге заманда барган кысрыклаулар да телгә алына.
Иң күп үлүчеләр - ихтыярилар. Сугышта Русиянең 21 мең ихтыярие һәлак булган. Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия төбәкләре арасында беренче урында.
Бу хактагы карарын ул кичә имзалаган.
Агентлык язмасында әйтелгәнчә, соңгы берничә айда ил эчендәге икътисади активлык киеренке хәлгә килә бара. Моңа эшче көчләр җитмәве дә, инфляция белән көрәшү өчен төп процентның югары итеп билгеләнүе дә сәбәпче.
Яңа янгын Кастаик күле янында чыккан, аны күлдән су алып, боралаклар ярдәмендә һавадан сүндерергә тырышалар. Төбәктә элеккечә коры, җилле һава торышы саклана, ул янгын белән көрәшүне кыенлаштыра.
дәвам