"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең бишенче чыгарылышында Швейцариянең Лозанна шәһәренә күчеп киткән Дилә белән сөйләштек. Ул чыгышы белән Татарстанның Саба районыннан, ире белән кыз бала үстерәләр. Ирен Швейцария институтларының берсенә эшкә чакырганнар. Дилә бу илнең уңайлы һәм тискәре якларын, андагы дүрт дәүләт теле, көнбатышның пропаганда сөйләнгәнчә куркыныч һәм әхлаксыз булмавы, сагынуны ничек басуы турында сөйләде.
— Швейцария дигәч, балачактагы шоколад рекламасы искә төшә: Алып таулары һәм шул тау буенда йөргән сыер көтүләре күз алдына килә. Татар кызының бу якларга барып чыгуы ничек булды, Дилә?
— Сездә генә түгел, андый стереотип бар кешедә дә бар. Швейцариягә чыгып китүебездә минем катнашым бик юк. Иремә күптәннән университетта эш тәкъдим итәләр иде. Ләкин балабыз бәләкәй булгач, аның белән юлга чыгып китәргә курыктык. Кирәк булса, соңрак китәргә планлаштыра идек. Бала бераз үсә төште дә, ризалашырга булдык. Аның артыннан без дә килдек инде, аерым яшәп булмый бит.
— 2022 елдагы вакыйгалар, бу сугыш сезнең дә китүегезгә этәргеч булды дип аңлыйм, дөресме?
— Алай димәс идем. Анда яшәп карарга дигән планнар моңарчы да бар иде. Әлбәттә, Русиядәге хәлләр дә бераз борчый. Андагы хәлләрне бик аңлап булмый хәзер.
— Илне алыштыру, читкә чыгып китү өчен барыбер ниндидер сәбәпләр кирәк. Нәрсә борчый? Нәрсәләр белән риза түгел идегез? Илдә киләчәгегезне күрмәдегезме, башка сәбәп бармы? Моны ничек аңлатасыз?
Чит илдә яшәп карарга дигән планнар моңарчы да бар иде
— Мин күчеп китәрлек дәрәҗәдә үк төпләнеп яшәмәгән, әле алай ук карт та түгел. Студент вакыттан ук Европага барасым, анда яшәп карыйсым килә, ул миңа кызык иде. Ялга барасың: барысы да чиста, тәртипле, ничек булырга тиеш – шулай. Ялда вакытта барыбер үзеңне икенче төрле хис итәсең, әгәр монда яшәсәң, шул ук тойгылар кала микән дип уйлый идем. Үз хыялларыңны галәмгә ничектер төгәлрәк җибәрергә кирәк икән. Бер яшьлек бала белән чыгып китәргә дип хыялланмый идем, әлбәттә, менә анысы читенрәк. Болай зарланмыйм. Әлегә ошый. Бик сагынсам да, ошатам, әлегә кайтасым килми.
— Үзегезне кем дип саныйсыз: мөһаҗирме сез, релокантмы, сәфәрче, сәяхәтчеме, вакытлыча кайдадыр яшәп алучы авантюристмы, үз урыныгызны эзләүчеләрме, кем сез?
— Сәяхәтче варианты бик туры киләдер. Бала белән үзеңне авантюрист дип санап булмый, үзеңне алай җиңел тотмыйсың. Сәяхәт варианты бик туры килә: миңа да иремә дә.
— Сез Швейцариядә күпме яшисез инде?
— Бер-ике айдан бер ел була.
— Швейцарияне бик кыйммәтле ил дип күз алдына китерәбез. Мин анда татар-башкортларның күпләп яшәгән урыннарын да белмим. Үз кешеләрең булмаган җиргә килеп төпләнү татар кешесен куркытмыймы? Нинди авырлыклар һәм кыенлыклар бар иде, нәрсәләр белән очраштыгыз?
— Мин бала белән өйдә утыргач, күп каршылыклар күрмим, чөнки һәр көн бертөрле үтә. Әмма дөрес әйттегез: татар-башкорт җәмгыяте монда бөтенләй юк. Шушы бер ел вакыт эчендә бер үзбәк хатыны белән таныштым, аның да бәләкәй баласы бар. Ул баласына "улым" дип эндәшкәч, йөрәкләрем җебеп китте. Ә гомумән алганда, биредә татар культурасы бөтенләй юк дияргә була. Татар исемле кешеләр бар, әмма аларның татарча сөйләшкәнен ишеткәнем юк.
Татар телен дә, туганнарымны да, дусларымны да бик сагынам, ләкин монда башка уңай яклар да хәйран
Авырлыклар төрлечә була инде. Культураңны, телеңне сагынасың. "Кыйбатлы ил", дип тә әйттегез. Әйе, чынлап та, Мәскәү бәяләре белән чагыштырганда, бар әйбер 2-3 тапкыр кыйммәтрәк. Ләкин без киткәндә аның бар уңай һәм тискәре якларын үлчәдек. Иремә дә кызыклы булган, бик яхшы эш тәкъдим иттеләр. Ул фәнни эшмәкәр һәм мондагы эше күпкә кызыграк. Ә мин әлегә бала белән утыргач, аерма юк: Мәскәүдә утырдың ни, монда ни. Татар телен дә, туганнарымны да, дусларымны да бик сагынам, ләкин монда башка уңай яклар да хәйран.
— Мәсәлән, нинди уңай яклар бар? Швейцария кайсы ягы белән яхшырак, дигән сорау үземә дә сәеррәк яңгырый инде. Кемнәрдер Истанбулга соклана менә. Биредә яши-яши Казанның өстен яклары шулкадәр күп икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Без аны күрмәгәнбез, гадәти күренеш итеп санаганбыз. IT өлкәсе дә, хезмәт күрсәтү өлкәсе дә, Казанда, Татарстанда ялт иткән. Чынлап та, Казан яки Мәскәү белән чагыштырганда, Швейцариянең нинди өстен яклары бар?
—Дөрес әйтәсез, IT һәм сервис өлкәсе Казанда да, Мәскәүдә дә искиткеч әйбәт эшли. Ә монда ул яктан начар. Мин ковид вакытында ризыкны өйгә китерә торган курьер хезмәтенә күнеккән идем, монда андый әйбер бөтенләй юк. Ял көне кибетләр дә эшләми. Шуңа атна саен шимбә көнне букчаңны кыстырып кибеткә барасың, ялларга ризык җыеп кайтасың. Бар кеше шулай яши, аларга шулай җайлы. Миңа ошый торган яклары шул: монда бар әйбер тиешле дәрәҗәдә, ничек булырга тиеш – шулай эшләнә. Җиренә җиткереп башкаралар. Бездәге шикелле "тяп-ляп", "әйдә, болай да ярар әле", "ел саен бордюр алыштырабыз", дигән әйбер юк.
—Татарлар белән чагыштырсак, швейцариядәге кешеләрнең безнең белән уртак яклары нидә? Бәлки, менталитет, тормышка караш ягыннан ниндидер уртаклык бардыр? Сез әйткән "тяп-ляп" эшләү татарга хас түгел, без эшне җиренә җиткереп эшли торган милләт дип саныйм. Бигрәк тә үзеңә булган әйберне алар ялт итеп ясый. Ул яктан без швейцарлардан калышмыйбыздыр. Мәсәлән, Төркиядә ул әйбер аксый.
— Үзенә дигән әйберне татар бик әйбәт эшли, әмма татардан гына тормый бит. Безнең дәүләт, аның түрәләре бар. Килеп тикшерәләр, карыйлар дигәндәй, шуңа күрә гел үзеңә дип кенә эшләп булмый. Татар белән швейцарларны чагыштырып нәрсә дип тә әйтә алмыйм, чөнки монда бөтен кеше французча сөйләшә, ә мин әлегә француз теле белән ул кадәр аралаша алмыйм. Белгән кадәрем миңа әлегә җитми. Ләкин башкаларны тыңлап торганда, швейцарлар бик четрекле, вакчыл халык. Татардагы шикелле, гаилә беренче урында тормый. Алар шулай яши: ир үз проблемнарын чишә, хатын – үзенекен. Аларның уртак балалары булырга, аны бергә үстерергә мөмкиннәр, әмма бар туган-тумачаны җыеп, бергәләшеп, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәмиләр. Ул ягы миңа ничектер сәер, әлбәттә. Мин гаиләгә ияләшкән.
— Тел мәсьәләсенә килгәндә, Швейцария шундый ил – аның төрле төбәгендә төрле телләр кулланыла. Бу мәсьәләдә, Русиядәге Татарстан һәм Башкортстан республикаларындагы вазгыятьне чагыштыра аласызмы? Без беләбез: Татарстан, Башкортстан һәм башка милли республикалардагы дәүләт телләрен буки урынына күрәләр. Ә менә Швейцариянең төрле төбәкләрдәге телләренә караш нинди, аны сиздегезме? Ниндидер нәтиҗә ясый аласызмы?
Швейцарлар бик четрекле, вакчыл халык. Татардагы шикелле, гаилә беренче урында тормый
— Биредә француз, алман, итальян һәм роман телләре дәүләт телләре санала. Без яшәгән җирдә дәүләт теле – француз теле. Һәм ул чын дәүләт теле. Почтага керәсең – синең белән берәү дә инглизчә сөйләшми. Кибеткә керәсең – кирәкле әйберне үзең аласың да чыгасың – кассада утырган кешеләр инглизчә берни белми. МФЦга киләсең – анда бик тырышып кына инглизчә дә сөйләшә торган бер-ике кеше табарга була. Ә болай бар да французча сөйләшә.
Әгәр Цюрихка барасың икән, анда вазгыять башкарак – анда алман теле. Ләкин анда инглизчә сөйләшүчеләр бар, ә монда бөтенләй юк. Авылларга чыксаң, француз теленнән башка телдә беркем сөйләшмидер, мөгаен.
— Мәктәп системы турында кызыксынганыгыз бармы? Анда хәлләр ничегрәк?
— Бик җентекләп кызыксынмадым, чөнки балабыз әле бәләкәй. Ләкин монда мәктәп 4 яшьтән башлана, анда француз һәм алман телләре мәҗбүри укытыла. Ә башка телләрне, үз теләгең белән, укытучылар белән сөйләшеп, үзең ала аласың. Алар үз телләрен бик кадерли.
— Татарстан, Башкорстандагы кайбер кешеләр: "Без бит Русиядә яшибез, урыс теленең өстенрәк булуы табигый", диләр. Каталониядәге яки шул ук Швейцариядәге әлеге тәҗрибә турында әйтсәң, алар аны кабул итә алмый, аңламыйлар. Швейцариядә телләргә карата мөнәсәбәт белән чагыштырсак, Русиядәге милли республикалардагы дәүләт телләренә мөнәсәбәтне ничек дип бәялисең?
— Гомумән, безнең татар халкының урыс телен татар теленнән өстенрәк куюын иң зур проблем дип саныйм. Нишләсәң дә, тел гаиләдән килә. Әгәр гаиләдә татар телен кадерләп, анда матур итеп сөйләшәләр, концертлар карыйлар, китаплар укыйлар, мохит тудыралар икән, тел барыбер югалмый. Дәүләт нишләсә дә, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен бетерсәләр дә, барыбер татарча сөйләшергә өйрәнәсең. Ләкин бу, нишләптер, безнең татар халкында юк. Үземнең бик күп дуслар да үз балалары белән урысча сөйләшә. Үзләре татарча белсә дә. Нишләп алай?
— Сорауның җавабы бар: мохиттә нинди телгә өстенлек бирелә, нинди мәдәният көчле, кешеләр җиңел генә шул якка авыша. Ә татар ул бик практик халык: алар бүген рус теле яки инглиз теле кирәк булуын күрә дә, татарча ипи-тозлык белсәм дә җитә дип уйлый. Ә өскә үрмәләргә, акча эшләргә, ниндидер вазифага җитәргә рус теле кирәк, дигән әйбер бар. Чөнки бар җирдә урыс теле. Мин телнең саклануы өчен гаиләдә генә булуы да җитә дигән фикер белән килешмим. Сез яшәгән урында, үзегез әйткәнчә, почтада да, кибеттә дә, хастаханәдә дә, банкта да бер дә алман телендә сөйләшмиләр, ә француз телендә сөйләшәләр. Чөнки һәр төбәкләрнең үз дәүләт теле. Төбәкнең үзләре аралаша торган, куллана торган, гамәлдә булган теле.
Татарның урыс телен татар теленнән өстенрәк куюын иң зур проблем дип саныйм
— Монда минем мисал бик дөрес түгелдер, чөнки мин алман телен белмим. Биредәге һәр кеше кечкенәдән өч-дүрт тел өйрәнә. Әйтәм бит, мәктәптә дә француз һәм алман теле мәҗбүри, аннан соң инглиз теле, итальян теле һәм башка телләр китә. Бездә алай түгел ич.
— Сез Швейцариядә яшәп, инглиз телен беләсез, әмма куллана алмыйсыз. Татарча беләсез, әмма аны да куллана алмыйсыз. Татарлыкны саклау мәсьәләсе дә килеп туа. Гомумән, татарча сөйләшү ихтыяҗын ничегрәк басасыз? Үз татарлыгыгызны ничек саклыйсыз? Ишетеп торам: менә дигән итеп татарча сөйләшәсез, татар мохитендә, татар мәдәниятендә үскәнсез. Бик авырдыр бит.
— Авыр. Миңа ул яктан Мәскәүдә дә бик авыр иде, чөнки анда да татарча сөйләшүчене табуы читен. Дөресен әйткәндә, татарча сөйләшүче аерым кешеләрне эзләми идем, чөнки туганнарым белән еш аралашам. Бала туганчы, татарча китаплар укый идем. Елына кимендә бер татарча китап укырга дигән максатым да бар иде, чөнки укымасаң, тел барыбер онытыла. Сөйләм теле генә җитми. Ә монда мин бала белән сөйләшәм. Ул русчага яки французчага караганда, татар сүзләрен күбрәк аңлый. Аллаһы боерса, аны татарча яхшылап, саф чиста итеп сөйләшергә өйрәтергә максат бар.
— Үзегез яшәгән җирдә татарлар белән сөйләшкәнегез бармы? Соңгы 2-3 елда Казаннан, Татарстаннан Швейцариягә күченүчеләр тагын бар иде. Татар телле мөслимәләр гаиләләре белән Швейцариягә күченгәч, нәкъ менә шул илне сайлауларына аптыраган идем. Үзегез яшәгән җирлектә татарларны эзләдегезме, алар бармы? Фейсбуктан яисә Инстаграмнан табарга булыр иде. Андый ихтыяҗыгыз бармы? Әллә татарлыкка сусауны Татарстанга, Сабага шалтыратып басасызмы?
— Әлегә Татарстанга, Сабага шалтырату да җитеп тора. Лозанна зур шәһәр түгел, монда 200 меңләп кеше яши. Татар диаспорасы бөтенләй юк. Эзләдем, табарга тырышып карадым, Фейсбуктан да карадым. Бәлки, урамда йөриләрдер, мин генә күрмимдер. Ләкин татарча сөйләшкәннәрен бөтенләй ишеткәнем юк. Ә миңа бала белән башка җирләргә бару әлегә читенрәк. Цюрихта милли юнәлешле төрле чаралар булуын беләм, әмма әлегә алар белән кызыксынганым юк. Дөресен генә әйткәндә, шул китаплар укысам, җырлар тыңласам – миңа шул җитә. Соңгы вакытта Сәйдә Мөхәммәтҗанованың җырлары бик ошый башлады, ул татар җырларын шундый матур, моңлы итеп җырлый, шуларны тыңласам, татар теленә сусауны басарга җитә.
— Татарлык сезнең өчен нәрсә ул? Нәрсәләрне татарны татар иткән сыйфатлар һәм күренешләр дип атый аласыз?
Сәйдә Мөхәммәтҗанова җырларын тыңласам, татар теленә сусауны басарга җитә
— Бу фәкать минем фикер: татарлык ул гаиләдә алган тәрбия дип саныйм. Аннан соң – тел. Телне белү бик кирәк. Татар телен белүнең үз өстенлекләре дә күп. Мәсәлән, ул бик йомшак һәм татар авазларын белгәндә башка телләрне өйрәнү җайлырак. Берара дат телен өйрәнгән идем, андагы күп авазлар татар телендәгегә охшаган. Татарча белгәч, урысча сөйләшкән төркемдәшләргә караганда, ул телнең сөйләме күпкә җиңелрәк бирелгән иде. Шулай да, минемчә, иң мөһиме - тәрбия. Үзем белгән татарларда саф, чиста булырга, үз-үзеңә тугры булырга өйрәтүне нык күрәм.
— Читтә татар булып калу мөмкинме? Бу никадәр көч таләп итә? "Кызым белән әлегә гел татарча гына сөйләшәм, ул татарча гына аңлый, кабул итә", дисез. Аның киләчәген Швейцариядә ничегрәк күрәсез? Татар булып үсеп, татар телендә сөйләшә алырмы ул?
— Сөйләшә алыр дип өметләнәм. Татарча сөйләшсен өчен үз ягымнан барысын да эшләргә тырышырмын. Безнең бала – ярымтатар. Минем ирем – урыс. Шуңа күрә, ул чын татар булып үсәр дип өметләнмим дә. Әгәр татарча сөйләшә, татар телен аңлый икән, минемчә, бу аңа татарлар арасына кереп китү өчен җитәчәк. Чөнки минем Казанда яшәгәндә дә, татарча сөйләшә белми торган, әмма күкрәк киереп, "мин - татар" дип, Корбан гаетенә бәрәннәр чалырга йөрүче дусларым күп иде. Минемчә, алар чын татар түгел. Татарча сөйләшмәүче татарлар чын татарны тоймыйлар, сизмиләр.
— Ягъни, татарны татар иткән әйбер – ул татар теле. Шулаймы?
— Әйе.
— Читкә китүегезне туганнарыгыз, дусларыгыз ничек кабул итте? Нинди бәя бирделәр? Күзәтүләремә караганда, ел ярым элек китүчеләр күп булды. Казанда без аралашкан даирәнең яртысы читкә китте. Тел активистларының да бер өлеше чыгып китте. Әлбәттә, бөтенесе китмәде, кемдер калды. Һәм китүчеләргә карата төрле реакция, фикерләр булды. Кемдер хуплады, кемдер "качтылар" дип бәяләде.
— Бәләкәй балабыз булуга карамастан, ирем ягыннан да, минем яктан да, туганнар барысы да хуплады. "Әгәр мөмкинлегегез бар икән, әлбәттә, китегез, яшь чакта яшәп карагыз", диделәр бар да. Дусларның кайсы нәрсә диде инде, ләкин мин негатив реакция күрмәдем. Үзебезнең дә бик күп дуслар чит илләргә китте. Кайберсенең Русиядән бөтенләй китәсе килми. Куркучылар булды, бәләкәй бала белән читен булмасмы икән, диючеләр булды анысы.
— Чынлап та, бала белән чыгып китүнең үз михнәтләре күп. Бу сезгә ни дәрәҗәдә авыр булды? Гомумән, Швейцариядә бәләкәй бала белән килүче чит гаиләләргә, чит кешеләргә караш нинди?
Швейцария бала үстерә торган ил түгел. Монда бала үстерергә бик читен, балалар бакчасы бик кыйбат
— Мөнәсәбәт әйбәт, ләкин Швейцария бала үстерә торган ил түгел. Монда бала үстерергә бик читен, балалар бакчасы бик кыйбат. Дәүләт әз генә ярдәм бирә, әмма ул балалар бакчасына түгел, ә бер-ике тапкыр кибеткә барып кайтырга гына җитә. Шундыйрак ярдәм. Монда балаларны 35 яшьтән соң табалар һәм бер-бер артлы табып куялар, план үтиләр. Әгәр алдан карьера ясамыйсың, акча эшләп калмыйсың икән, балаларыңны үстерә алмыйсың. Чөнки дәүләт тә сиңа берничек ярдәм бирми. Ул яктан монда читен. Бала караучы да кыйбат. Мәктәп 4 яшьтән башлана, менә анысы бушлай. Аңа кадәр син йә өйдә утырасың, йә эшкә чыгасың.
— Соңгы елларда, бигрәк тә соңгы ел ярымда, көнбатыш илләрнең әхлаксызлыгы, тәртипсезлеге турында Русиядә күп сөйләнә, бу тема махсус күпертелә башлады. Шулай көнбатышка каршы пропаганда алып барыла. Анда традицион булмаган мөнәсәбәтләр, бала ата-ананы белми, ата-ана баланы белми, диләр. Бармы ул хәлләр, юкмы? Ни хәлләрдә яшиләр көнбатышта? Русия телевизорында сөйләнгәнгә рас киләме?
— Бәләкәй бала булгач, мин андый караңгы урыннарда йөрмим, ләкин Швейцария миңа бик консерватив ил булып тоела. Русиядәге кебек кемнәргәдер җенләнеп кырын караган кешене күргәнем юк. Барысы да тыныч. Һәркем үз юлын үзе сайлый. Башка кешегә начарлык китерми икән, берние дә юк.
— Европада кеше хокукы, кеше хакы, башка берәүгә авырлык китермәү, аңа дискомфорт тудырмау. Ул татарда да бар. Мәсәлән, күрше хакы – Тәңре хакы, дибез. Тик нишләптер татарлар да телевидение пропагандасына бирелеп, көнбатыш илләрне ниндидер куркыныч тәртипсезлек һәм әхлаксызлык таралган бер җир итеп күз алдына китерә. Американы да шулай дип сүгәләр. Америкага баргач анда гаилә институтының шулкадәр көчле булуына игътибар иттем. Алар күп бала таба, таба алмаса, тәрбиягә алалар. Ир белән хатын арасындагы хыянәт бик нык тәнкыйтьләнә һәм коточкыч начар гамәл булып санала. Ә Русиядә, "хыянәт итте" дисәң: "Була торган хәл, егетләр арасында андый гына шаярулар була инде ул", дияргә дә мөмкиннәр. Чынбарлыкта көнбатыш ул кадәр үк тәртипсез һәм әхлаксыз әйбер түгел.
— Килешәм сезнең белән. Бар әйбер дә үзебездән тора.
— Сезнең дә әти-әниегез татар, аларның һәм сезнең мәдәни карашлар туры киләме? Алар да көнбатыштан курка идеме, әллә курыкмыйлармы?
Татар көйләрен тыңлау, әти-әни, туганнар белән ешрак аралашу ярдәм итә
— Юк, курыкмыйлар. Көнбатышны нык ярату да булмады, ләкин курку да булмады. Безнең гаиләдәге тормыш, "үз башың бар – үзең уйла", дигән фәлсәфә буенча бара иде. Шуңа күрә, үзең фикер йөртә беләсең, үзеңә ничек җайлы, ничек рәхәт – шулай яшәргә кирәк. Ләкин, әлбәттә, әти-әнинең йөзенә кызыллык китермичә.
— Сагынам дип әйттегез. Төгәлрәк сөйли аласызмы, кемнәрне, нәрсәне сагынасыз? Мөһаҗирлектәге тормышны ничегрәк тоясыз?
— Белмим, бәлки, декрет гаепледер, ләкин туганнарымны бик сагынам. Мин Мәскәүгә киткәч тә баштагы мәлдә аларны сагына идем, бер ел бик читен булды, әмма монда күпкә авыррак сизелә. Туганнарымны бик-бик сагынам! Миңа татар көйләрен тыңлау, әти-әни, туганнар белән ешрак аралашу ярдәм итә. Теләгән вакытта кайтып килә алу мөмкинлеге җитеп бетми. Очышлар бик озын. Истанбулга кадәр кызым белән 6 сәгать очтык бугай. Кайтып килим әле дип чыгып киткәнче, йөз тапкыр уйларсың.
— Истанбул хәзер күпләр өчен очрашу урынына әверелде. Русиядән китүчеләр, мөһаҗирләрне үз туганнары белән очраштыра торган урын. Үз танышларым, дусларымнан да күргәнем бар: Истанбулда яки Антальяда күрешәләр. Үзем дә шундый ук хәлдә идем. Әти-әниегез, туганарыгыз белән очрашкан бармы?
— Юк, әлегә юк. Әти-әниләр яшь түгел, аларны тартып чыгарырга хәйран кыен. Алты сәгатьлек очкычта йөрергә сәламәтлекләре дә җитеп бетми. Теләк бар, әмма очрашып булырмы юкмы, белмим.
— Швейцариядә киләчәгегезне күрәсезме яки сез анда вакытлыча гынамы? Кайчан да булса кайтырмын, дигән уй белән яшисезме?
Безнең бу чыгып китү балабызга яхшырак тормыш бүләк итәр дип өметләнәм
— Авыр сорау. Без әле монда аз торабыздыр. Адаптация узу өчен бер елдан артык вакыт кирәк диләр. Әлегә әйтергә читенрәк: мин үз тормышымны ун елдан монда күз алдына китерә алмыйм. Алга таба ничек булып чыгасын белмим. Бәлки, кире кайтырбыз. Бәлки, башка җиргә китәрбез. Бәлки, бу илгә гашыйк булып, гомер буе монда яшәрбез. Ничек булыр, карарбыз. Әлегә андый планнар корып булмый.
— Шулай да, мөһаҗирлекне ничегрәк кичерәсез һәм нәрсәдән көч табасыз?
— Ирем миңа көч бирә. Иремнән соң балам. Үсә торган балага карагач, бик авыр вакыт булса да, ерып чыгасың. Безнең бу чыгып китү балабызга яхшырак тормыш бүләк итәр дип өметләнәм. Шул уй миңа аерым көч бирә.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум