Аерым алганда Трамп үз чыгышында АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденны Украина тирәсендәге сәясәте өчен тәнкыйтьләде.
Вакытлы хакимият булдыру өчен Газзә сызыгыннан Израил хәрбиләрен чыгару һәм ХӘМӘСне дә бу җирләрне контроль итүдән мәхрүм итү шарт булып тора диелә.
Инде өч диярлек ел дәвам иткән кан коешлы сугыш быел тәмамлана алачакмы? Трамп Русия белән Украина арасында солых килешүен төзүдә чыннан да уңышка ирешәчәкме? Белгечләр һәм күзәтүчеләр ихтимал сценарийлар барлый һәм үз фаразларын китерә.
Статистикадан күренгәнчә, штрафлар салу очраклары арта бара. "Ят агент"лар бу штрафларның алтыдан бер өлешен генә түләгән.
2024 елның октябрендә Русия Селидовоны оккупацияләгән иде, шуннан бирле бу иң зур басып алынган шәһәр булды.
Гаепләнүчеләрне 7,5 елдан алып 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Украинаның Сумы өлкәсендәге Шостка шәһәрендә күп катлы 12 йортка, ике белем бирү оешмасына зыян килгән, кайбер инфраструктура объектлары җимерелгән.
Русия саклану министрлыгы "150гә 150" алмашы булды ди. Шул ук вакытта Украина президенты Владимир Зеленский Украинага 150 түгел, 189 әсир кайтты, дип хәбәр итте.
Ярдәмгә һава һөҗүменнән саклану системнары, артиллерия снарядлары һәм башка мөһим кораллар керә, алар арасында ашыгыч рәвештә бирелергә тиешләре дә, киләчәктә биреләчәкләре дә бар.
Башта очышларны бер атнага гына туктатканнар иде, хәзер очмый тору вакытын озайтканнар.
26 декабрь кичендә "Мілітарний" Telegram-каналы әсир төшкән дип фаразланучы Төньяк Корея хәрбиенең фотосын чыгарды. Канал хәбәрендә Украина кораллы көчләренең " Төньяк Корея гаскәренең беренче сугышчысын әсир алуы" турында әйтелә. Мәгълүматны Көньяк Корея күзләве дә раслый.
дәвам