Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.
Полиция аңа беркетмәне "мәгълүмат ирегеннән явызларча файдаланган" өчен төзегән. Активист беркетмәне төзүдә Башкортстан ФСБсы һәм экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре дә катнашуын җиткерә. Моны Баймактагы протестлар мәсьәләсе белән Мәскәүгә барыр алдыннан эшләделәр дип сөйли.
Азатлык Радиосы башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Аңа көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.
Тәртипсезлекләрне оештыруда ун кеше гаепләнә. Алтынчы Кассация мәхкәмәсе барысының да сак астында утыру вакытын 2025 елның 17 апреленә кадәр озайткан.
Руслан Гыйззәтуллин Уфаның 1нче тикшерү изоляторында утыра. Әмма мәхкәмәсе Ижауда үтәчәк. Киләсе утырыш 21 гыйнварга билгеләнгән. 11 гыйнварга булган мәгълүматларга күрә, аны әле Уфадан Ижауга алып китмәгәннәр.
Баймактагы "тәртипсезлекләрне" оештыруда ун кеше гаепләнә. "Idel.Реалии" чыганагы аларның эшен район яки шәһәр мәхкәмәсендә түгел, нинди дә булса республиканың өлкә яки Югары мәхкәмәсендә караячакларын әйткән. "Ә мәхкәмә утырышлары яздан да иртәрәк башланмас дип уйлыйм", дигән ул.
Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
Данис Гайсин – балигъ булмаган алты бала атасы. Туганнары аны озак тотмаслар, чыгарырлар дип өметләнгән иде. Ләкин аны Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләргә телиләр.
дәвам